Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тукай районында мәктәп директоры һәм 16 укытучы эштән киткән

Укытучыларны күпләп эштән азат китүенең сәбәбе- җирле хакимиятләр тарафыннан күрсәтелгән көчле басым нәтиҗәсе.

        Тукай районының Кече Шилнә мәктәбе укытучылары бер-бер артлы эштән азат итү турында гариза яза, моңа кадәр мәктәп директоры эштән киткән. Җирле халык раслаганча, эштән азат ителүләр муниципалитет хакимиятенең мәктәпне төрле тикшерүләр белән җәфалаганнан соң башланган.

           Уку йорты муниципалитет тарафыннан күп санлы кисәтүләр ала, бинада укучыларга урын җитми һәм актлар залы да юк. Халык яңа мәктәп таләп итә, ләкин проблеманы чишү урынына хакимият күпсанлы тикшерүләр җибәрә. Мәктәп директоры Рүзәл Сафин басымга түзә алмыйча эштән китү турында гариза язган, аннан соң коллективтагы 25 укытучының 16сы да мәктәптән киткән.   Бу сан арта бара.


       Укучыларның ата-аналары директорны һәм педсоставны кире кайтарырга, Кече Шилнәдә яңа мәктәп, шулай ук балалар бакчасы һәм поликлиника төзелешен таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев