#АктанышҮткәннәнКиләчәккә рубрикасы буенча яңалыклар
-
30 июль 2022 - 09:08ТАТАРЛЫГЫМ-ГОРУРЛЫГЫМ: Актанышлылар Башкортстан татарларын каршыладылар, хөрмәтләделәр!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)Бүген иртә-таңнан М7 юл трассасының Актаныш районы Байсар якларында күрше төбәктән килгән милләтәшләрне каршыладык. Биредә, кунакларны хөрмәтләү чарасында районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сарае сәнгатькәрләре, үзешчән артистлар һәм без - "Актаныш-информ"чылар катнаштык. Сәфәрчеләр башкалабыз Казанга - Бөтендөнья татар конгрессы съездына юл тоталар.
-
29 июль 2022 - 14:03Актанышның ЗАГС бүлегендә 50нче пар тантаналы төстә язылышты(+ВИДЕО, +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)Бәхетле, матур һәм күркәм пар - Актаныштан Руфинә Ибраһимова һәм Райзат Галимовлар. Алар Актаныш ЗАГСы бүлегендә агымдагы елда теркәлүче 50нче пар булдылар. Аларның тормыш юлындагы иң гүзәл вакыйгаларының берсен - туйлары шатлыгын "Актаныш-информ"чылар да уртаклашты. Яшь пар 6 ел буена очрашып йөрегән, Казанда яшиләр, Актаныш җиренә әти-әниләренә кайтып йөрергә планлаштыралар.
-
28 июль 2022 - 09:20"Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - Зөбәер халкына!(+БЕЗНЕҢ ВИДЕО+ФОТОЛАР)Актаныш районының Зөбәер авылында яңгыраган дәртле көйләрдән аяклар биергә тартыла, күңелләр дулкынлана. Кичә биредә яңгыраган гармун көйләре ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты... "Баламишкин" ансамбле гармунчылары янәдән тамашачылар белән очрашуда, җыр-моң сөючеләрнең күңелен яулый!
-
27 июль 2022 - 15:15КОЛЛЕГАБЫЗ ӘЛФИЯ МӨХӘММӘТОВА:"Бәллүр каләм"дә номинант булды!(БЕЗНЕҢ ӘҢГӘМӘ)Тиздән, "Бәллүр каләм" конкурсы комиссиясе 2022 елгы җиңүчеләрен игълан итәчәк. Әлеге зур күләмдә уздырылган һөнәри конкурста журналистлар гына түгел, ә фотохәбәрчеләр, фоторепортёрлар һәм операторлар да катнаша ала. Безнең "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" мөхәрриятендә хезмәт куючы, баш мөхәррир-җитәкчебезнең радиотапшырулар буенча урынбасары, диктор, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, инде әлеге конкурста 3 мәртәбә номинант Әлфия Марсель кызы Мөхәммәтова да матур уңышларга иреште! Ул "Журналистикага тугрылык өчен" номинациясендә билгеләнде.
-
26 июль 2022 - 10:41"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 1945 ЕЛГЫ САННАРЫ:Нәрсәләр бар биредә?(ВИДЕО)"Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан турыдан-туры эфир уздырдык! Сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Галимҗановага тапшырдык. Аның чираттагы чыгышы "Актаныш таңнары" газетабызның - 1945 елгы саннары тупланмасы хакында булыр.
-
22 июль 2022 - 19:30"Баламишкин"лыларда - искиткеч проект!Актаныш районының дан-шөһрәтле "Баламишкин" гармунчылар ансамбле "Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" проекты белән авылларыбызга мәдәни десант ясый.
-
21 июль 2022 - 20:03ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
14 июль 2022 - 14:59"Актаныш таңнары" газетасының иң олы бүләге - телевизорга Актаныштан Э. Хөснуллина, сарык бәрәненә Иске Җияштән Э. Миңнегулова лаек булды (фотолар)Бүген "Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан газетабызга язылучылар арасында отыш уены узды.
-
9 июль 2022 - 07:04Хөрмәтле Актанышлылар!Барлык мөселман халкы өчен олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ Тәгалә тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе.
-
9 июнь 2022 - 10:30«АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ» (газетабызның юбилеена). Язилә Галләмова2022 елда район газетасы “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллыгы уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында “Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!” шигырь бәйгесен игълан иткән идек. Яраткан шагыйрәбез Язилә Галләмова районыбызның тарихын язучы "Актаныш таңнары" газетасына багышлап үзенең иҗат җимешен язган. Афәрин, кул артыгыз җиңел булсын, Язилә Шәрхемулла кызы!
-
9 июнь 2022 - 08:20Актанышта Җәмигъ мәчете каршында “Өмет” рухи-әхлакый сәламәтлек лагере эшләячәкАктанышта Җәмигъ мәчете каршында 20-30 июнь көннәрендә җәйге лагерь эшли башлаячак.
-
8 июнь 2022 - 15:2911 июньдә Чуракай мәчете каршында мәдрәсә ачылачакТиздән Чуракай авылында районыбыздагы тәүге мәдрәсә үз ишекләрен ачачак. Авылның үзәгендә урнашкан бина, "Шәмсун" мәчете каршында эшләп киләчәк гыйлем йорты да, мәгърифәт үзәге дә, җәйге чорда авыл балалары өчен дини аланнар, укулар үткәрер өчен дә бик кулай урын булачак.
-
7 июнь 2022 - 16:33Дәрәҗәле бәйгеләрдә гаилә белән җиңүгә ирешкән Гаяновлар: Иң мөһиме- дини тәрбияИлфак һәм Илфира Гаяновлар Богады авылының күрке. Балалары белән бергәләп авыл һәм район данын яклап, быел ике зур республикакүләм конкурста катнаштылар һәм мактаулы урыннарга ирештеләр.
-
26 май 2022 - 10:55Район ветераннары пионер дружина Советының тантаналы линейкасын уздырдыБыел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Районыбызда әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Бүген аскы актаныштагы ветераннар йортында пионер дружинасы Советының тантаналы линейкасын уздырды.
-
26 май 2022 - 09:12"Актаныш таңнары" газетасына язылган өч абунәчебез 1 айлык чебигә ия булды"Актаныш таңнары" газетасы үзенең абунәчеләре арасында отышларны еш үткәрә, бүләкләр дә һәрвакыт саллы һәм кирәкле. Бүген ун чеби уйнаттык. Әлеге отышта 1 апрельдән 25 майга кадәр язылу 262 абунәче катнашты.