Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 август 2022 - 14:27БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Илшат Измайловның якты истәлегенә багышлап тактаташ куелдыБүген ул яшәгән йортның тирә-юнендә район үзәге халкы, аны белгәннәр, хөрмәтләгәннәр җыелган иде. Алып баручы Алмазия Хаҗиева хәтер микрофонын Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага тапшырды.
-
13 август 2022 - 13:45АКТАНЫШ КАДЕРМӘТЕНДӘ: Әфганчы егетнең истәлеге мәңгеләштерелде(+ФОТОРЕПОРТАЖ)Иске Кадермәттә бүген райондашыбыз Газим Гомәров истәлегенә. үзе яшәгән йортына тактаташ куелды. Биредә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икүтисад буенча урынбасары Лина Сираева, районыбызның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Әфган һәм Чечен сугышлары хәрәкәте вәкилләре, яугирның якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.
-
10 август 2022 - 09:48ЮГАЛТУ: Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллин вафатБөек Җиңү көне бездән ераклашкан саен илебезне фашизмнан азат иткән яугир-солдатларның саны зур тизлектә кими. Бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгын исән-сау каршы алган 7 Бөек Ватан сугышы ветеранының берсен югалттык. Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллин вафат булды.
-
6 август 2022 - 11:32Оста оештыручы, яхшы иптәш, гадел, эчкерсез хезмәттәш: Украинада хәрби операциядә һәлак Артур Камаловны соңгы юлга озаттыкБүген райондашларыбыз кайгылы мизгелләр кичерә. Нибары 30 июльдә үз теләге белән Украинадагы хәрби хәрәкәткә киткән якташыбыз Артур Камаловның һәлак булу хәбәре бөтен районны тиз арада урап чыкты.
-
6 август 2022 - 09:11КАЙГЫ: Актанышка Украина хәрби хәрәкәтеннән икенче табут кайттыБүген 10.00 сәгатьтә Украинадагы хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган райондашыбыз Артур Камаловны соңгы юлга озату мәрасиме булачак.
-
2 август 2022 - 15:23Десантчы әнисе Гөлшат Кузьмина- Улым белән бик горурланам!Гөлшат апаның районда уздырылган Десантчылар көненнән бер дә калганы юк.
-
2 август 2022 - 09:56Бүген районыбызның курку белмәс егетләре- Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр очрашты (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)Иртәнге сәгатьләрдә үк Актаныш урамнарында Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) флагы беркетелгән автомобильләр узуына беркем дә гаҗәпләнмәгәндер.
-
14 июль 2022 - 14:03Район һәм республика җитәкчеләре батыр якташыбыз Сергей Мосоловның әнисе Альфира апага "Батырлык өчен" орденын тапшырды (+видео)Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.
-
7 июль 2022 - 08:54Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган райондашыбыз Сергей Мосолов "Батырлык ордены"на лаек булдыУкраинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган Сергей Мосолов Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды.
-
1 июль 2022 - 14:14Аларга соң кирәк идемени 18дә кабер ташлары: Актанышта Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алдылар (+ВИДЕО)Россиядә Хәрби хәрәкәт ветераннары көне рәсми бәйрәм саналмаса да илебез өчен батырларча көрәшкән, утны-суны кичкән сугышчылар 1 июльдә бу истәлекле көндә бергәләп җыела, һәлак булган сугышчан иптәшләрен, тыныч тормышта вафат булган солдатларны яд итә.
-
22 июнь 2022 - 13:27Хәтер һәм кайгы көне: Җиңү паркында батыр солдатларны искә алдыларЕл саен Җиңү паркына 22 июнь көнне сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, укучылар килә. Әлеге көн Бөек Җиңүне якынайткан миллионлаган Совет кешесен искә алу, батырларны данлау, сугышка нәфрәт уяту,тынычлыкка өндәү чарасы.
-
22 июнь 2022 - 10:00Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация чәчәк гөлләмәләре салдыБүген Хәтер һәм кайгы көнендә районыбызның Җиңү паркында илебез батырларын искә алу чаралары узды. Район Советы утырышына килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче булып җитәкчеләр белән Җиңү паркына юл алды.
-
22 июнь 2022 - 08:29Яшьләребез "ХӘТЕР ШӘМЕ" акциясенә кушылдыБүген, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 81 ел тула.
-
21 июнь 2022 - 11:0022 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә "Бер минут тынлык" игълан ителә22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә «Бер минут тынлык" акциясе узачак.
-
28 май 2022 - 10:08Бүген чик сакчылары көне: Яшел беретлылар истәлекле көндә автойөрешкә кузгалды28 май көнне Россия чик сакчылары, Хәрби хезмәткәрләр һәм чик буе гаскәрләренең ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.