Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм алып киткән Батырыбыз Алмаз Кашаповның гомере өзелде
«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның бүген гомере өзелде.»
-
Бүген татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое Шакирҗан Мөхәммәтҗановның туган көне
Бүген татар халкының күренекле улы, Советлар Союзы Герое Шакирҗан Мөхәммәтҗановның туган көне. Аның батырлыгын ватандашларыбыз Александр Матровсов исем белән яхшы хәтерли. Әйдәгез, совет илен фашист илбасарларыннан азат итүдә куркусыз батырлык үрнәген күрсәткән данлы милләттәшебезне искә алыйк. Тормыш юлы белән танышып чыгыйк.
-
«Без бергә!» хәйрия концертында махсус хәрби операциядә башын салган 16 райондашыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар
Актаныш районыннан махсус хәрби операция башланганнан соң 106 егетебез мобилизация белән, 48 егет контракт белән Ватаныбызны неонацизм тарафдарларыннан яклауда катнаша. «Без бергә!» хәйрия концерты нәкъ менә шушы егетләребезгә ярдәм йөзеннән узды. Оештыручылар әлеге чарага район җитәкчелеген дә чакырган иделәр.
-
Махсус хәрби операциядә «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән, Әфган сугышы ветераны Илсур Хәкимовка Әтәс авылында истәлек тактасы куелды
Үз Ватаны өчен утка да, суга да кперергә әзер егетләребез, райондашларыбыз безнең өчен олы горурлык. Махсус хәрби операциядә һәлак булган, неонацизм тарафдарлары белән көрәштә «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән, Әфган сугышы ветераны Илсур Хәкимовка туган авылы Әтәстә истәлек тактасы куелды.
-
«Форпост» активистлары Ленинград блокадасы өзүнең 80 еллыгына багышланган акция уздырды
Бүген Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале көннәренең берсе- Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел. Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча куркыныч вәхшилек мисаллары сәхифәләр бар.
-
Җиңү безнең якта булачак!
Бүген районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр волонтер артистларыбыз «Без бергә!» хәйрия концертының олы кунаклары булды.
-
Иске Сәфәр мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары сугышчы абыйларына җиңүгә рухландыра торган хатлар язды
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә мәктәп укучылары бүген рәхмәт хисләре тулы хатлар яза. Әлеге патриотик акциягә Иске Сәфәр мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды да кушылды.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәсемнәр ясап хат язды
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрьяклап ярдәм оештырырга тырышабыз.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Азат Тимиров Батырлык Ордены белән бүләкләнде
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Тимиров Азат Илдус улы Батырлык Ордены белән бүләкләнде.
-
Район җитәкчеләре МХОдә һәлак булганнарның балаларына Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовның күчтәнәчләрен тапшырды
Казандагы Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов туган төбәге Актаныш районы, туган авылы Чуракай авыл җирлеге белән аеруча да якын мөнәсәбәтләрне саклап яши. Вәсим Хуҗаҗан улының хәйрия өлкәсендәге хезмәтләре дә бик күп.
-
Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләре белән очрашты
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашларыбызның якыннары белән очрашты.
-
Ленар Зарипов Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады
Бүген илебездә махсус хәрби операция барган көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары дәһшәтле мизгелләрне кабат йөрәкләре аша уздыра. Моннан 80 ел элек нацизм тарафдарларын тар-мар итүгә ирешкән батырларыбыз янә улларын, оныкларын дошман белән көрәшергә яу кырына озатты.
-
Өстәл теннисы буенча ярышлардан репортаж
«Батыр» спорт сараенда Төньяк Кавказда һаләк булган хәрбиләрне искә алу көненә багышлап өстәл теннисы буенча турнир гамәлләштерелде.
-
«Ягез әле, егетләр!»: Технология техникумында СВОда һәлак булган Раил Надриев истәлегенә ярыш узды (фотолар, видео)
Бай тарихлы технология техникумын тәмамлаучылар арасында Раил Надриев кебек батырлар бик күп.
-
Кәзкәй авылының батыр һәм данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде
Бүген Кәзкәйдә Әфган сугышы ветераны, авылның батыр вә данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде.