Иҗтимагый оешмаларда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышның спортчы инвалидлары республикакүләм голбол ярышында икенче урын алды
Гадәттәгечә, ел башыннан сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән спорт сөючеләр өчен республика ярышлары башланды. Актаныш инвалидлар җәмгыяте алдагы ике спорт бәйгесендә билгеле бер сәбәпләр аркасында катнаша алмаган иде, әмма Әлмәттә узган турнирда безнең команда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, 2 нче призлы урынны яулады.
-
Актаныш районы ветераннарының Яңа ел бәйрәме узды
Бүген аскы Актаныштагы ветераннар йортында Яңа ел бәйрәме узды, анда районның актив ветераннары һәм авыл җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре катнашты.
-
Инвалидлар декадасы: Иске Байсарда спартакиада узачак
Иске Байсар җирлегендә 75 инвалид яши. Сигезе I төркем, балачактан инвалидлар өчәү, калганнары II һәм III төркем мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. 9 декабрь көнне җирлектә алар өчен спарткакиада узачак. Бу хакта инвалидларның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нурзидә Фәррахова хәбәр итте.
-
Сезнең яшәү үзе батырлык!
«Сезнең яшәү үзе батырлык»- Иске Сәфәр мәдәният йортында Сәфәр һәм Киров авыл җирлекләрендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен әнә шундый исемдәге очрашу кичәсе узды.
-
Югарый Яхшый авылы командасы инвалидлар спартакиадасында җиңде
Бүген Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге кысаларында спартакиада узды. Ярышларда авыл җирлекләре командалары көч сынашты. 8 төр бәйгене үз эченә алган спартакиадада Югары Яхшый авыл җирлеге комадасы 1 урынга лаек булды.
-
Актанышта инвалидлар арасында Спартакиада узды
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата җәмәгатьчелекнең игътибарын тагы да арттыру максатыннан Актаныш районында 23 нче ел рәттән инвалидлар декадасы игълан ителә. Бүген ункөнлек кысаларында «Батыр» спорткомплексында спартакиада узды. Спорт бәйрәмендә 130 райондашыбыз катнашты. Алар дартс, кул көрәше, боҗрага баскетбол тубы ыргыту, өстәл теннисында көчләрен сынады.
-
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте коллективы бәйрәм концерты күрсәтте
Бүген Пучы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләргә зур бәйрәм- язмыш тарафыннан кыерсытылып гомер мизгелләрен хөкүмәт карамагында каршылаучыларга Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары концерт күрсәтте.
-
Бүген Актаныш районында инвалидлар декадасы кысаларында шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды
Актаныш районында инвалидлар декадасы игълан ителде. Ункөнлек кысаларында төрле чаралар оештырыла. Бүген, 4 декабрь көнне алдан расланган план буенча, спартакиаданың шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды. Спорт бәйгеләрендә көч сынашырга мөмкинлеге чикләнгән 130 райондашыбыз Балалар иҗат үзәгенә һәм «Дулкын» бассейнына җыелды.
-
2 декабрь көнне Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала
Декабрьнең беренче ункөнлеге Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы дип игълан ителде. Елдагыча әлеге мөһим ункөнлек «Игелек марафоны» белән тәмамланачак.
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Чемпионатында зур уңышларга иреште
Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен күптөрле ярышлар оештыра. Республика Беренчелеге һәм Чемпионат турнирларында Актаныш командасы һәрвакыт җиңүләр яулап, еллык хөрмәтләү тантанасында олы бүләкләргә лаек булды.
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең шахмат-шашка командасы республика ярышында 2 урынны яулады
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашты һәм призлы урынга лаек булды.
-
Актанышның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары республикакүләм армреслинг ярышында җиңде
1-3 ноябрь көннәрендә Алабугада армреслинг буенча республика ярышы узды. Әлеге турнирда Актанышның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар командасы беренче урынны яулады.
-
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре Актаныш районы өлкәннәре белән очрашты
Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылы ветераннар йортында өлкәннәр өчен өйрәтү-уку чарасы уздырды.
-
Спорт, сәламәтлек һәм дуслык бәйрәме: Актаныш ветераннары Спартакиадасыннан репортаж
Актанышта Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында иң күңелле очрашуларның берсе- районы ветераннары Спартакиадасы. Аны чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм дуслык бәйрәме дип атыйбыз. Бүген, 9 октябрь көнне «Батыр» спорткомплексында районыбыз өлкәннәре сигез төр ярышта көч сынашты.
-
Хезмәт һәм ял бәйрәмендә: Инвалид яшәгән йортка уңайлы мохит аеруча кирәк
Районыбызда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә булышу системалы төс алды. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова игелекле гамәлләргә иганәчеләрне дә тарта, район җитәкчелеге белән киңәшеп ничек тә ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү җаен карый. Бу көннәрдә, май бәйрәме ялларында, мәсәлән, Фәйрүзә Разетдинова тагын бер инвалид яшәгән гаиләне сөендерде, йортта уңайлы мохит тудырылды.