Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Минем әти шәп кеше: «Каенкай» бакчасында бәйрәм кичәсе узды
«Каенкай» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Лилия Закирҗанова Ватанны саклаучылар елына старт биреп, әтиләр өчен «Минем әтием шәп кеше!» исемле бәйрәм кичәсе оештырды.
-
Яратсаң- каешыңны эләктер!
Гашыйклар көнендә машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Каеш» акциясе кысаларында юлларда куркынычсызлык турында искә төшерде.
-
Без кагыйдә буенча яшәү яклы!
Яңа Әлем мәдәният йорты китапханәсенең уку залында мәктәп укучылары Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашып «Без кагыйдә буенча яшәү яклы!» темасы буенча әңгәмә кордылар.
-
«Тылсым» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары белән шөгыль-дәрес узды
«Тылсым» балалар бакчасында Сәрвәрова Зафиля Вахит кызы 2 нче кечкенәләр төркеме белән тәрбиячеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык шөгыль-дәрес күрсәтте. Тәрбия ачык чараны балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырган иде.
-
Бергә тырышканда гына кагыйдәләрне төгәл үтәргә күндерәчәкбез!
Иске Кормаш мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды, гаиләдә юл кагыйдәларен өйрәтеп,аңлату эшләре алып барган ата-аналар белән аңлашып эшләве дә рәхәт. Бу очрашу да бик матур файдалы узды, җыелышка килгән ата- аналар үзләренең юл кагыйдәләрен өйрәтүдә тәрбия эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Студентлар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Яңа Әлем мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе бик күңелле узды.
-
Актанышта «Куркынычсызлык каешы» операциясе бара
Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә чакыра. «Куркынычсызлык каешы» дип аталган оператив-профилактик акция кагыйдәләрне санга сукмаучыларны кисәтү максатыннан уза. Акция Татарстан Республикасында 2025 елның 21 гыйнварыннан 19 февраленә кадәр үткәрелә.
-
Актаныш яшьләре юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чарада катнашты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә техникум студентлары һәм Актанышның икенче мәктәбенең югары класс укучылары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашты.
-
Актанышның 1нче мәктәбенең «Светофор» отряды «Җәяүле!» акциясендә катнашты
Актанышның 1нче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторларын туплаган «Светофор» отряды «Җәяүле!» акциясендә катнашты.
-
«Тылсым» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес узды
«Тылсым» балалар бакчасында тәрбияче Харисова Лилия Маратовна балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган ачык эшчәнлек күрсәтте.
-
«Умырзая» балалар бакчасында «Бөтен гаилә белән юл буйлап» район конкурсына йомгак ясалды
«Умырзая» балалар бакчасында «Бөтен гаилә белән юл буйлап» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурска йомгак ясалды
-
Такталачык интернат- мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча очрашу булды
Такталачык интернат- мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча очрашу булды. Укучылар «STOP»гәҗите һәм «Добрая Дорога Детство» газеталары белән таныштылар, яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеген төшендерә торган видеоролик карап, сорауларга җавап бирделәр.
-
Аккүз мәктәбеннән язалар: Балачакның яхшы юлы
Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк, дип уйлыйм мин. Безгә әти-әниләребез тормыш бүләк иткән. Ә тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбыз да сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Чөнки юлда машиналар агымы артканнан арта бара. Шуннан чыгып, юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.
-
Киров балалар бакчасында әниләр командаларга бүленеп юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте
Балалар бакчасында балалар гына түгел,әниләр дә бүген файдалы чарада катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре,һәм тормышта балаларга нинди алымнар кулланып өйрәтүләре турында фикер алышты, ачык чара күрсәттеләр.
-
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналарына юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды
Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы буенча дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу барышында юлдагы куркынычсызлык, игътибарлылык һәм саклык буенча киңәшләр бирелде.