Кырлардан хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Нур»ның уңыш нигезе- традицияләр һәм инновацияләр
2907 гектар чәчүлек җирләре булган «Нур» авыл хуҗалыгы берләшмәсендә кызу эш кайный. Быелгы уңыш елында хуҗалык кырларында бодай (760 га), арпа (360 га), кукуруз (324 га), борчак (70 га), солы (33 га) һәм күпьеллык үләннәр (568 га) игелә. «Алга куйган зур бурычларның күп өлеше үтәлде, әмма быелгы язгы чәчү җиңелләрдән булмады», ди игенчеләр.
-
Актаныш районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлады
Актаныш районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре бүген гөрләп дәвам итә. Инде кайбер хуҗалыклар бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады.
-
Хәерле сәгатьтә- Актаныш районы хуҗалыклары чәчүгә төште
20 апрель көнне Актаныш районы хуҗалыклары язгы чәчү эшләрен башлап җибәрде. Беренчеләрдән булып буразналарга «Чишмә», «Таң» хуҗалыклары, «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмасы уңганнары иген бөртекләрен җир куенына иңдерде. Бәрәкәтле, мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын!
-
«Әнәк» агрофирмасы язгы чәчү эшләренә тулысынча әзер
«Әнәк» агрофирмасы районыбызның иң эре җир биләүчеләренең берсе. Шулай булуга да карамастан авыл хуҗалыгы тармагының һәр юнәлешендә комплекслы эш оештырылган.
-
Актаныш игенчеләре язгы чәчүгә җыена
Актаныш районы игенчеләре көне ел туйдырырлык мөһим компаниягә- язгы чәчү эшләренә әзерләнә. Җирләр кардан арчылуга калкулыкларда урнашкан басуларда дым каплату, күпьеллык үлән чәчелгән һәм уҗым культуралары биләгән мәйданнарны минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру эшләре башланды.
-
Игенчеләребез - кырларда
Актаныш районы басуларында җаваплы чор – уҗым культураларын ашлау бара.
-
Актаныш район мәдәният йортының агитбригада труппасы «Алмазагротрейд» уңганнарын ял иттерде
Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортының агитбригада труппасы бүген районыбыз кырларына чыкты. «Алмазагротрейд» җәмгыятнең Иске Сәфәр басуларында бике суктыручы комбайнчылар, йөк ташучы шоферлар һәм башка кыр хезмәтчәннәренә төшке ял концерты күрсәтте алар.
-
Икмәк булса, Җыр да була — Икмәк илгә көч бирә!
Актаныш районында урып-җыю белән беррәттән көзге кыр эшләре дә бара. «Әнәк» агрофирмасынын Әтәс авылы басуында комбайнчыларыбыз язгы бодай суктыру белән мәшгуль. Бүген кыр батырларына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары көндезге ял концерты тәкъдим итте.
-
Киров сандугачлары туган як кырларында хезмәт куючы игенчеләргә концерт бүләк итте
Актанышта, туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре әле дәвам итә, кояшлы көннәрнең кадерен белеп уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми алга баралар. Киров авылы мәдәният йорты коллективы «Әнәк» агрофирмасының Киров бүлекчәсендә икмәк өчен көрәш алып баручы кыр батырларына, икмәкне амбарларга ташучы шоферларларга җырлы-моңлы концерт бүләк иттеләр.
-
Авылларда гына буладыр ул егетләрнең менә дигәне: «Актаныш-информ» подписчигы комбайнчыларны видеога төшергән
«Алмазагротрейд» холдингы комбайнчылары бүген Иске Сәфәр авылы кырларында урып-җыю эшләрен башкара. Кыр батырларының ничек икмәк диңгезен колачлаганын игенче хезмәтенә хөрмәтле подписчигыбыз видеоязмага төшереп җибәргән.
-
Комбайнчы ярдәмчесеннән тәҗрибәле игенчегә әйләнгән Фәнүс Галләмов: «Чишмә» хуҗалыгы явымлы елларда да югалтуларга юл куймады
Кыр батырлары- тәҗрибәле комбайнчылар Актаныш районының горурлыгы. Игенчеләрнең сафы акрынлап яңара, яшәрә. Кайчандыр комбайнчы ярдәмчесе булып туган авылларында хезмәт юлын башлаган укучы егетләр бүген хуҗалыкларның ныклы терәгенә әйләнде. «Чишмә» хуҗалыгы механизаторы Фәнүс Галләмов шундый тырыш хезмәтсөярләрнең берсе.
-
Актаныш районының күренекле артистлары «Актаныш» агрофирмасы игенчеләренә ял концерты бүләк итте
Ел саен урак өстендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты агитбригадасы игенчеләребезгә ял концерты бүләк итә. Быел да агитбригада традицияләргә тугры калып үз эшен башлап җибәрде. Бүген күренекле артистларыбыз «Актаныш» агрофирмасы уңганнары алдында чыгыш ясады.
-
Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар!
«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә бу көннәрдә көзге бодай уңышын урып-җыю бара. Барысы алты комбайн иген диңгезендә йөзә. Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар.
-
«Әнәк» агрофирмасында «Күкрәү» сортлы көзге бодай гектарыннан 56 центнер уңыш бирде
Актаныш районы игенчеләре үзенчәлекле табигать шартларында мул уңыш үстерү юлларын эзли. Барлык агротехник чараларны вакытында сыйфатлы башкару белән беррәттән яңа сортларны да уңышлы сыный алар. Мәсәлән, «Әнәк» агрофирмасында быел гына чәчелгән «Күкрәү» сорты гектарыннан 56 центнер уңыш бирде. Бу хакта «Әнәк» агрофирмасының урып-җыю эшләре белән танышырга баргач, баш агроном Айзат Фазуллин әйтте.
-
«Алмазагротрейд» холдингында суктырылган көзге бодай тулысынча 3 класс таләпләренә җавап бирә
Көннәрнең яңгырга китүе менә-менә уракка төшәргә торганда игенчеләрне генә түгел, авылда яшәүчеләрнең һәммәсен борчый. Аз гына күк йөзе ачылуга комбайннар кырларга ашыга. «Алмазагротрейд» холдингының баш агрономы Радик Солтанов беренче уңышның сыйфатыннан канәгать. «Елына күрә көзге бодайның чыгышы да начар түгел, гектарыннан 35 центнер», ди тәҗрибәле җир белгече.