Бергәләп сөеник рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бу атнаның якшәмбесендә Әтиләр көне: Яңа Әлем мәктәбендә бәйрәм ярышы узды
«Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.Шул максаттан Яңа Әлем мәктәбенә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык», дип яза безгә 6 нчы сыйныф укучысы Габдрәшитова Азалия.
-
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондашларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондашларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый, изге теләкләрен җиткерә.
-
20 яшьтә Ленин ордены алган Дөлфирә Каһирова: «Хәзерге тормышымны оҗмахка тиңлим»
Ай-һай, тынгысыз бит ул авыл кешесе! Аның өчен вакыт тәгаенләнеше дә, яшь чикләве дә юк. Шундый ихтирамга ия зат, бар гомерен терлекчелеккә багышлаган, Ленин ордены кавалеры, «Ана даны» медале иясе, Актаныш районының Киров авылының мөхтәрәм шәхесе Дөлфирә апа Каһирова белән күптән түгел генә күрешү насыйп булды.
-
Ленар Зарипов Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдәнтәбрик итәм.
-
Бүген «ВКОНТАКТЕ» социаль челтәренең туган көне!
10 октябрьдә ВК үзенең 18 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Әлеге социаль челтәр балигъ булды. «ВКонтакте» да миллионлаган кулланучылар көн саен хәбәрләр, фотолар, мемнар алмаша, бер-берсенә төрле кызыклы видеолар җибәрә һ. б.
-
Актаныш егете Денис Әхияров Әлмәт шәһәрендә узган ат чабышларында өченче урынны яулады
Анда бик күп тамашачылар һәм бу спорт төрен яратучылар җыелган иде.
-
Өлкәннәр ункөнлегендә: Бүген Иске Богадыда җирлек ветераннарын хөрмәтләделәр
Актаныш районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле эчтәлектәге чаралар уза. Иске Богады җирлегенә караган барлык кече авылларда да өлкәннәрне хөрмәтләү кичәләре оештырылды. Бүген бик матур эчтәлектәге бәйрәм Иске Богады мәдәният йортында узды.
-
Уразай авылында яшәүче Фәридә апа Әхмэтҗанова бүген 90 яшьлек олы юбилеен каршылады
Фәридә апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде
-
Актаныш күргәзмәсе югары бәяләнде
Бүген Казанда «Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре 2024»республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе уза
-
«Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 25 ел
Бүген Актанышта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 25 еллыгын билгеләп үтелде.
-
Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады
Бүген, 20 августта Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады. Гасыр яшьтәшен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап Татарстан Республикасы Рәисенең тәбрикнамәсен тапшырды. Рәхилә Госман кызына авыр Бөек Ватан сугышы чорында Бөек Җиңүне китергән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ленар Рафак улы кулыннан купшы чәчәк гөлләмәләрен кабул итеп алган йөзьяшәр райондашыбызның бермәл күңеле тулып та алды. Шулай булмый ни, балачагы, яшьлек елларының авырлыгы әле дә исләренә төшә. Бүгенге бәхетле тормышына мең шөкер итеп яшәгән чагы Рәхилә әбинең.
-
Актаныш районы инвалидлар оешмасы бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт оештырды
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп унсигез райондашыбыз бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт кылды.
-
Чәчәкле Актаныш: Гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә гөлләр үстерә бездә!
Актанышның күпфатирлы йортлары яныннан узганда гөлчәчәкләргә күмелгән подъезд аллары күпме райондашларыбызга күңел күтәренкелеге, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә гөлләр үстерә икән бездә.
-
Бер күрешү үзе бер гомер
Мәктәп безне кабат үзенә җыйды, 54 елдан соң классташлар белән очраштык, зур бәйрәм булды.
-
1 август – җәйнең соңгы ае башлану белән, дуслар!
Август- муллык, байлык ае.