Спорт хәбәрләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш кызы Әминә Ибраһимова Чаллыда узган турнирда җиңде
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә шахмат буенча рейтинг турниры узды.
-
Өстәл теннисы турнирында җиңүчеләрне Россиянең спорт мастеры, Россия Беренчелеге чемпионы Марат Солтанов бүләкләде
Бүген «Батыр» спорт сараенда өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры узды, анда яшь һәм өлкән теннисчыларны да кертеп 60ка якын спортчы катнашты.
-
Чаңгы барлык яшьтәгеләрне буйсындыра: Актанышта чаңгы бәйрәме
Бүген, 4 гыйнвар көнне Актанышның чаңгы осталары Яңа елның чаңгы сезонын башлап җибәрде. «Бүләк» чаңгы базасында «Чаңгы барлык яшьтәгеләрне буйсындыра» спорт бәйрәме узды.
-
«Батыр» спорт сараенда Кыш бабай призына спорт ярышлары узды
Бүген «Батыр» спорт сараенда бадминтон һәм волейбол буенча Кыш бабай призына балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары арасында ярышлар узды.
-
Өстәл теннисы буенча Яңа ел турнирына рәхим итегез!
Иртәгә, 4 гыйнварда, «Батыр» спорт сараенда өстәл турниры буенча Яңа ел турниры узачак!
-
57 нче кварталда «Нөркә» чаңгы базасында ярышлар сезоны башланды
Бүген Актаныш районының 57 нче кварталында урнашкан «Нөркә» чаңгы базасында чаңгы ярышлары сезонын тантаналы ачып җибәрделәр.
-
Бүген «Иман» спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр буенча зональ ярышлар узды.
Чарада Мөслим һәм Актаныш районнарыннан, шулай ук Чаллы шәһәреннән яшь конструкторлар катнашты.
-
Актаныш укучылары Түбән Камада бадминтон буенча ТР Шәхси кубогының 4 нче этабы ярышларында катнашты
7 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә бадминтон буенча ярышлар - Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 4нче этабы узды. Турнирда Актаныш укучылары да катнашты.
-
Команда уены: Актаныш районы хезмәт коллективларының волейбол ярышларына йомгак ясалды
Волейбол спортын үз итмәгән, бер генә тапкыр булса да команда белән туп чөюдә көчен сынап карамаган кеше юктыр Актанышта. Бердәмлек, дуслык, сәламәт көндәшлекне чагылдырган волейбол турниры быел да бик матур итеп узып та китте. Узган атнада авыл җирлекләре командаларының иң көчлеләре ачыкланса, кичә генә район оешма-предприятиеләренең җиңүчеләре билгеле булды.
-
Актаныш көрәшчеләре Әлмәттә Ильяс Галимов истәлегенә оештырылган бәйгедә җиңде
30 ноябрьдә Әлмәттә Ильяс Галимов истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңеп кайттылар.
-
Бүген, 1 декабрь- Хоккей көне!
Бүген, 1 декабрь- Бөтенроссия Хоккей көне! Актанышның барлык хоккей сөючеләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Хоккей спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен Рамил Галиев җитәкчелегендәге «Лачын» спорт мәктәбе коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
«Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында Актаныш спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
29 ноябрьдә Тукай районының Түбән Суыксу авылында 4 сайлап алу этабы узды (Кама аръягы зонасы). Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Актаныш районының 11 сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшырды
«Батыр» спорт комплексында 11 сыйныф укучылары ГТО нормаларын уңышлы тапшырды.
-
Актанышлыларны районыбыз волейболчылары өчен җан атарга чакырабыз!
«Батыр» спорт комплексында Актаныш авылындагы оешма һәм учреждение командалары арасында волейбол буенча район Чемпионаты дәвам итә. Оешма коллективларын тәкъдим итүче 16 команда үзләренең осталыкларын, команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтеп, иң югары титул өчен көрәшәләр.
-
Данил Солтанов өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә җиңде
21-24 ноябрь көннәрендә Казанда 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда Актанышның «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Данил Солтанов катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.