1 декабрьне көтмәскә, салымны хәзер үк түләргә
Әлеге фикер авыл җирлекләренә инде күптәннән килеп ирешкән. Алар, халыкның саклану чараларын күреп, физик затларның салым квитанцияләрен компьютердан үзләре чыгарып бирәләр. Инде күп кенә җирлекләрдә салымның яртысыннан күбрә
Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы ничек тора? Транспорт, җир, милек салымнарын түләү тәртипләрендә үзгәрешләр бармы? Әлеге сораулар буенча үткәрелгән брифингта салымнарны хәзер үк түләргә кирәклегенә басым ясалды. Чөнки бер ай гына калып бара, онытылырга, пеня исәпләнә башларга мөмкин.
Лиана Сираева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары:
– 1 декабрьгә хәтле барлык шәхси затлар салымнарын түләп бетерергә тиешләр. Квитанция килмәгән очракта кеше мөрәҗәгать итә ала: авыл җирлегенә, салым инспекциясенә. Аларда салым хәбәрен компьютердан чыгарып бирәләр. Ләкин квитанция килмәде дип, салым түләмичә калып булмый. Мөгаен, ул кеше шәхси кабинетын ачтырган да, алган паролен яки оныткан, яки югалткан, яки ачтырганда ук бу мәгълүматка игътибар итмәгән. Тагын бер тапкыр игътибарлы булып, салымнарны тикшереп, вакытында түләүне җайга салырга кирәк.
Авыл җирлегенә бирелгән исемлектә ОКТМО белән выписка ясала. Читтә фатиры, машинасы булган кешеләр бу исемлеккә кермичә кала. Алар безгә квитанция килмәде әле, дип иркенләп йөрмәсеннәр, 1 декабрьдән пеня исәпләнә башлаячагын белеп торсыннар иде.
Дилбәр Курмакаева, Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы санлы районара инспекциясенең исәпкә алу һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы:
– Салым хезмәтенә төрле теркәү оешмаларыннан Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС, пенсия фонды, федераль миграция хезмәте, ЗАГС, социаль яклау һәм опека бүлеге, нотариустан мәгълүмат туплана. Кергән хәбәрләргә нигезләнеп эш алып барыла.
Салым түләнеп бетәргә тиешле көнгә бер ай кала барлык салым түләүчеләргә дә хәбәр (уведомление) шәхси кабинетка яки хат белән җикерелергә тиеш. Әгәр дә салым түләү кәгазе килмәсә, яки шәхси кабинеттан карау мөмкинлеге булмаса, паспорт һәм ИНН белән салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Федераль салым хезмәтенең 2019 елның 11 ноябрендә чыккан боерыгы нигезендә салым уведомлениесе 2020 елдан башлап гариза нигезендә генә бирелә.
Быел салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.
Түләүгә килгәндә, салымны банкларга, почтага түләргә мөмкин, банк картасыннан онлайн режимда, дәүләт хезмәтләре порталы, шәхси кабинет аша башкарыла. Федераль салым хезмәтенең сервислары ярдәмендә “Уплата налогов, страховых взносов физических лиц”, “Уплата налогов за третьих лиц”, “Заполнение платежного поручения”. Бу сервислар аша салымны “Бердәм салым түләве” (“Единый налоговый платеж”) белән дә түләп була, яки салым суммасы бер платеж белән түләнә, салым инспекциясе аны, үз чиратында, кирәкле салымнарга таркатып, салым түләүченең лицевой счетына күчерә.
Әгәр җибәрелгән хәбәрнамәдә төгәлсезлекләр булса, шәхси кабинет аша сорау бирергә була. Җаваплар шәхси кабинет аша – 20 көндә, башка төрле мөрәҗәгатьләрдә 30 көндә бирелергә тиеш. Ризасызлык туганда, теркәү оешмалары белән элемтәгә чыгып, мәгълүмат тагын бер кат тикшерелә.
Милек салымын исәпләгәндә, шәхси йортка – 50 кв.метр, фатирга 20 кв.метрга автомат рәвештә чикерелә. Бу барлык салым түләүчегә дә кагыла. Йортның мәйданы 50 кв.метрга җитмәсә, салым исәпләнми.
Салым түләүдә ташламалар каралган. Пенсионерларга 6 сотый җиренә салым түләүдә ташлама бар. Милек салымына килгәндә, пенсионерлар бер йорт, бер фатир яисә бүлмә, бер гараж салымын түләми.
Җир салымы буенча 1 нче төркем инвалидларга тулысынча ихата җиренә ташлама бирелә. 1 нче һәм 2 нче төркем инвалидлар 100 ат көченә хәтле бер транспорт чарасыннан азат ителә.
2018 ел исәпләүләреннән башлап, күп балалы гаиләләргә дә ташламалар каралган. Йортның 50 кв.метры һәм һәр бала саен 7 кв.метр, фатирга 20 һәм һәр бала саен 5 кв.метр каралган. Җиргә 6 сотыйга түлисе булмаячак. Бу төр ташлама социаль яклау бүлегеннән килгән мәгълүмат нигезендә автомат рәвештә бирелә, салым түләүченең инспекциягә документ китерәсе юк.
Пенсиягә чыгу яше үзгәргәч, “предпенсионер” дигән категория килеп керде. Пенсия фонды тарафыннан бирелгән мәгълүмат нигезендә, хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулу белән барлык пенсионерларга бирелә торган ташламалар башлана. Документ китерәсе юк.
Финанс-бюджет палатасына эш белән тәэмин итүчеләргә үз оешмасында эшләүчеләрнең быел түлисе салым кәгазьләре җибәрелде. 100-200 меңнән артык булган исәпләүләр буенча да исемлек бирелде.
2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНДВ салым түләү системасы бетерелә, ирекле салым төрләре тәкъдим ителә. Бу эшмәкәрләргә һәм оешмаларга кагыла. Берсе – гадиләштерелгән салым системасы (УСН), икенчесе – патент (ПСН), өченчесе – һөнәри керемгә салым (НПД).
Район бюджетына 12964 мең сум (үтәлеш – 27,9 процент) салым керде, 46425 мең сум планда каралган. Иске Кормаш, Әтәс, Иске Байсар, Югары Яхшый, Теләкәй авыл җирлекләре иң югары күрсәткечләрне бирә.
Эльвира Насыйрова, Әтәс авыл җирлеге башлыгы:
– Әтәс авыл җирлегендә халыкның яртысыннан күбесе салымнарын түләде. Әлеге эшне сентябрь башында ук башлап җибәрдек. Салым инспекциясеннән һәр кешенең исәпләнгән салым суммалары күрсәтелгән исемлек бирелде. “Заплати налог” сайтына кереп, үзебез квитанцияне формалаштырдык, аны кәгазь вариантта чыгарып, кешеләргә өләштек. Өлкәнрәк яшьтәге апалар үзләре килеп, почтага кереп түлиләр, яки безгә мөрәҗәгать итәләр. “Заплати налог” сайтыннан квитанция чыгарганда, без ИНН саны белән Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, үткән елгыдан калган бурычы (пенялар җыелмаганмы) юкмы икәнен барлыйбыз. Була икән, 2019 елгы квитанциясен формалаштырганда шул бурычларның да квитанцияләрен чыгарып бирәбез. 1, 2, 3 сум да, ничәдер тиеннәр дә “койрык” булып өстерәлеп йөри.
Почта аша хат белән квитанцияләр бөтен кешегә дә килми. Аны көтсәк, бүгенге көнгә салым түләүчеләрнең 10 проценты да әле түләргә җитешмәс иде. Авыл җирлегендә хезмәт куючы кызларның тырышлыгы аркасында гына яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Әле эш дәвам итә. Мөлкәт салымының 80 процентына кадәргесе җыелса да, пропискада монда булып та, җирлектән читтә яшәүчеләрнең түлиселәре калып килә. Квитанцияләрен я ватсаптан төшереп җибәрәбез, хәбәргә чыгарга тырышабыз. 1 декабрьгә бөтен кеше дә түләп бетерер дип өметләнеп калабыз.
Дилбәр Вәлиева, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары:
– Иске Кормаш авыл җирлегендә транспорт салымы – 63, җир салымы – 67, милек салымы – 85 процентка, гомуми исәпләгәндә, 67 процентка үтәлде. Узган елларда халык конвертлар белән алып, үзләре түләгән булса, быел, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, саклану чараларын күреп, бу эшне үзебез оештырырга ниятләдек. Клубта эшләүче кызлар белән сөйләштек. Алар кешеләрдән салым акчаларын җыеп китерә торды, без квитанцияләр ясап, саклык банкында түләп, квитанцияләрне кире өләштек. Авыл халкы, гомумән алганда, түләп бетерде диярлек. Шәһәрдә яшәүчеләр калып килә. Алар ноябрь ахырын, 1 декабрь җиткәнне көтәләр, шуңа күрә авыррак, әлбәттә.
Быел 47 данә генә конверт килде. Аларны бөтен халыкка да китереп булмас микән дигән фикер туа. Кайбер кешеләрнең читтә, шәһәрдә фатирлары бар, ул салымнар җыелмый калды. Без аларны белмибез. “Әнәк” агрофирмасында пай җирләрен икенче ел рәттән керемгә карап салына торган салым исәпләнә: бер пайга – 364 сум. Икмәк алучылар аны үзләре түли, акчалата алучыларның бу суммасын бухгалтерия алып кала. Кемнәр икмәк алган, без белмибез, шушы төр салым вакытында җыелмый кала. Менә шундый проблемалар да килеп чыга.
“Двойниклар” дип йөртәбез, ягъни бер төрле салым бер кешегә ике тапкыр килә. Ачыклап бетерүне сорап гаризалар язсак та, аларга һаман шундый салым хәбәрләре килә. Исемлектә үлгән кешеләр очрый. Салымнарны вакытында түләгән кешеләргә дә пенялар исәпләнгән очраклар да булыштыра. Алар каян килеп чыга микән?
Салым инспекциясеннән алынган исемлек буенча эшлибез. 2006 елдан, эшкә кергәннән бирле, күп кенә төзәтмәләр кертергә туры килде. Менә хәзер йортларны, җирләрне инвентарлаштыру бара. Проблемалар транспорт салымында да күренә. Пенсионерларга милек салымына ташлама бар. ЕГРН күчермәсе алганнарга кайчагында бер йортка ике исәпләү белән түләү кәгазе килә. Берсендә – салым суммасы, икенчесендә ташлама күренә. Шундый икеләнгән очраклар булмасын иде.
Дилбәр Курмакаева:
– Бер йортка ике исәпләү булуның төп сәбәбе шунда: бу кеше өен рәсмиләштереп бетермәгән булган, хәзер инде рәсмиләштергән, Моңа кадәр Росреестрда шартлы номер белән исәптә торган, рәсмиләштергәч, аңа кадастр номеры берелә. Ике объект булып килеп утыра. Нәтиҗәдә, әгәр ул пенсионер икән, берсенә ташлама бирелә, берсенә түләргә дип килә. Мондый очракта бу кеше салым инспекциясенә килеп, ачыклык кертсен иде. Исәпләнгән салымның берсе алып ташланачак.
– “Двойниклар” дидегез, кемнәр алар?
– “Двойниклар” термины ИНН ике тапкыр бирелгән очракларга кагыла. Чит регионга киткән кеше анда да яңасын алган, шуннан аның ике ИННы барлыкка килгән. Анысын да дөресләтергә кирәк, кайсысы актуаль, алданрак бирелгән – шунысын калдыралар. Бик четерекле мәсьәләләр болар. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе аша гына эшләнә. Чөнки лицевой счетлар икесе ике кеше булып тора. Аларның исәпләүләрен, түләүләрен берләштерергә кирәк. Ике ИННы булган кешенең ИННын бергә генә калдыру – озак вакыт сорала торган процесс.
– Вафат булганнарның салымнары туктатыламы, әллә аларның милке кемгә кала – шулар түлиме?
– Үлгән кешеләрнең салымын түлик әле дип килүчеләр бар. Ләкин аларны түләргә кирәкми, чөнки түләнгән сумма тиешенчә килеп утырмый, чөнки үлгән кешенең лицевой счеты ябык була. “Билгесез түләү”гә (“невыясненный платеж“) килеп эләгә дә, аны кайтарып булмый. Үлгән кешенең милке мирас алучыга 6 айдан соң рәсмиләштерелә. Исәпләнгән суммалар шушы мирас алучы счетына килеп утыра. Аны ул үз исеменнән түли башлый. Әгәр быел мирас алучы милекне, җирне рәсмиләштергән икән, киләсе 2021 елда гына 2019-2020 елларга салым исәпләнеп, ике кеше өлешенә бергә кайтачак.
“Саткан идем, исәптән төшергән идем, транспорт салымы түләргә килгән”, – дип тә бик еш киләләр. Чынлыкта, машина сатылган, әмма исәптән төшерелмәгән булып чыга. Алган кешесе исәпкә бастырмаган, яки чит регионга киткән. Чит регион белән алыш-биреш – катлаулы процесс. Машинаның хәзерге хуҗасын табу шактый вакыт сорый. Ләкин без кергән мөрәҗәгатьләрне ачыклап, килеп туган мәсьәләләрнең барысын да хәл итәргә тырышабыз.
– Шәхси кабинет паролен онытканнарга нинди киңәш бирәсез?
– Безнең салым инспекциясенә килсеннәр. Квитанцияләр конверт белән аз килә, чөнки күп кешегә салым инспекциясендә шәхси кабинет ачылган. Аны кире кагучылар да, паролен онытучылар да бар. Шәхси кабинеты ачылган кешегә хәбәрнамә конверт белән килми, шәхси кабинетында гына күренә. Безгә мөрәҗәгать иткән кешенең квитанциясен кәгазь вариантта чыгарып бирәбез. Быелдан башлап, хәбәрнамә (квитанция) алганда гариза тутырыла, паспорт һәм ИНН сорала. Без инде кешенең хәленә керергә тырышабыз: гаилә әгъзаларына (балаларына, иренә яки хатынына) һәрберсенең документы белән килгән очракта биреп җибәрәбез.
– Халыкны кабул итү көннәре?
– Эш графигы 1 октябрьдән үзгәрде: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9.00-18.00 сәгатьтә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьтә эшлибез. Телефоннарыбыз: 3-17-60, 3-17-61.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев