Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Газ тоташтыручылар яңа линия суза

“Газга тоташтыру”  (“Догазификация”) федераль программасы нигезендә быел 30га якын йорт зәңгәр ягулыкка тоташтырыла. 

 

 

             Авылга газүткәргечләр кергән очракта, шәхси хуҗалык территориясенә кадәрге арага газ торбаларын бушлай сузып бирәләр. Бу эшне “Сугаз” ҖЧҖ башкара.
 

         Актанышның 57 нче бистәсендәге Ветераннар урамында 2016 елдан бирле газ кертелмәгән. Электән сузылган трасса өчен финанс мәсьәләләре хәл ителмичә, озак вакыт халык зур борчуда яши. 
               Ниһаять, болытлы көнне 
чыккан кояш шикелле, өр-яңа федераль программа гамәлгә кереп китте. Оешма эшчеләре бу көннәрдә 26 йортка газ кертү белән мәшгульләр. Әлеге эш Татар Ямалы, Шәбез, Чөгәнә, Теләкәй авылларында башкарылган инде. Аскы Актанышта, 12 нче бистәдә дә эш бара. 


– Газ трассасы сузу – халык өчен түләүсез. 2022 елга 30га якын гариза кергән иде, 26сы әзер диярлек. Әле без ноябрьгә кадәр бу эшне алып барырга җыенабыз. Мөслим, Минзәлә районнарына ярдәмгә барырга туры килер дип уйлыйбыз.
“Газпром” белән килешү төзедек. Хәзер газ җир астыннан үткәрелә, торбаларны өстән сузу бетте. 
Программага сыешабыз. Билгеле бер тоткарлыклар бар. Проект эшләү вакытны суза. Ләкин максатка ирешәчәкбез. Озакламый Ветераннар урамында 14 йортка газ биреләчәк, – ди оешма җитәкчесе Әбүгали Шакиров. 


                   Киләсе елга 55 гариза исәпкә алынган. Аларның саны арта тора. Программаның вакыты чикле, шуңа күрә яңа йорт төзүчеләрне шушы мөмкинлектән файдаланып 
калырга чакыралар.


              Филиза Гомәрованың әлеге язмасын тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының бүгенге 12 август саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев