Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

2022 елда янгын куркынычсызлыгы аркасында тәмәке тартучыларга яңа штрафлар барлыкка киләчәк

2022 елда янгын куркынычсызлыгы аркасында тәмәке тартучыларга яңа штрафлар барлыкка киләчәк, дип белдерде Европа юридик хезмәте юристы Павел Корытов.

          Тәмәке тартучыларга медицина учреждениеләрдә, сәүдә урыннарында һәм складларда тәмәке тартуны тыйдылар. Шулай ук, яңа таләпләр буенча, күчемсез милек хуҗалары ачык һавада тәмәке тарту урыннарын билгеләргә тиеш.
          Юрист сүзләренә караганда, гражданнарны күчемсез милек объектларында һәм предприятиеләрдә тәмәке тарткан өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча штрафка тарта башлыйлар. Тәмәке тартучы гаебе белән янгын килеп чыкса, җаваплылык катгый булачак.
“Гражданнар өчен штраф күләме 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр, ә мондый хокук бозу аркасында янгын чыккан очракта 5000 сумга кадәр тәшкил итә”, – дип аңлатты Корытов.
            Хакимият тәмәке тартучыларга икътисади яктан да йогынты ясарга ниятли – тәмәке бәяләре кыйммәтләнүне дәвам итәчәк.
            “Быелдан тәмәкегә бәя 20 процентка артты, ә 2022 елда никотинлы продукция әйләнешендә катнашучыларның барысы да мәгълүматларны “Гадел билге” маркировкалау системасына бирергә тиеш булачак”, – дип өстәде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев