2023 елга ял һәм бәйрәм көннәре расланды
2023 елда Россиядә Яңа ел каникуллары 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 1 һәм 8 гыйнвар эшләми торган көннәргә туры килә. Алар күчерелә. Шуңа күрә 2023 елның февралендә 23-26 февраль көннәрендә яллар булачак.
Моннан тыш, яллар 8 мартка, 1, 8 һәм 9 майга планлаштырылган.
Шулай ук 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итү сәбәпле, россиялеләрне кыскартылган атна көтә.
6 ноябрь – дүшәмбе ял көне булачак.
Бу календарьгә Татарстан бәйрәмнәре кертелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев