Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

50 елдан соң – Яңа Әлем мәктәбендә

Яңа Әлем мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучыларның очрашуы узды. Эх, гомер дигәнең, бик тиз үтә дә китә икән. Шул гомернең бер почмагында шатлыклы балачак, сыйныфташлар гомерлеккә истә кала. Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре.

Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу никадәр сагышлы булса, очрашуы шул хәтле куанычлы.
Якын кешеләр белән күрешүне зарыгып көтә күңел...
Яңа Әлем һәм Иске Әлем малай-кызларын язмыш кая гына илтеп ташламаган! Нинди генә сынаулар алдында калдырып сынамагандыр ул аларны. Ниләр генә кичерергә туры килмәгәндер кеше башына. Мәктәп белән саубуллашканнан соң да, инде ярты гасыр яшәгәнбез бит! Ә шулай да сынатмаганбыз, шөкер.
Арабызда хисапчы, тегүче, укытучы, шәфкатъ туташлары, сатучылар, шоферлар, җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыгучылар, авылда калып, бүгенге көндә дә мулдан тормыш итүчеләр  бар. Әмма һәрберебезне бер итүче, берләштерүче уртак бер нәрсә: ул – авыл, ул – мәктәп, ул – безнең балачак.
Очрашуда укытучыларыбызны берәм-берәм барладык. Алар: Гөлмаһида Галимова, Мөзәккирә Усманова, Тәрҗемә Низамова, Флүсә Суфиянова, Нәҗирә Имаметдинова,  Тәкый Зәкиев, Дания Солтанова һ.б.            
Укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләргә тукталдык – олылап, рәхмәт хисе белән искә алуыбыз мәрхүмнәр рухына дога булып барып ирешсен!
Безне кафеда мул өстәлле әзер табын көтә иде. Шулай итеп, очрашу якты, матур кафеда дәвам итте. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Биедек, уйнадык, 
җырладык, елаштык та.
Ярты гасырлык очрашуга килгән сабакташларыбызга җылы сүзебезне, рәхмәтебезне әйтеп таралыштык. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче дустыбыз-сабакташыбыз Дилшат Ситдыйков, шулай ук Зилә Шәйдуллина, Нурия Әхәтова, Рәсимә Сәетова шушы очрашуны оештырып, безнең күрешүебезгә сәбәпче булдылар. 
Авыру-сырхаулардан арынып, эш-мәшәкатьләребезне калдырып җыелганбыз икән, чынлап та, бер-беребезне сагынганбыз, ихлас күрешүне теләгәнбез.
Очрашып-күрешүләр язсын һәркемгә!
Яшик әле исән-имин булып,
Вакыт җиле шаулап искәндә.
Аллаһ насыйп итсен очрашулар
Яшьләр җиткәндә дә сиксәнгә.
Сыйныфташлар исеменнән Гүзәлия ЗАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев