Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

90 яшьтә дә милләткә хезмәттә

Нәкыя әби Шәйхиева-Кәрамова 90 яшендә дә китап укудан туктамый.

Мәскәү шәһәрендәге Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге игълан иткән "Тукай иле" иҗади конкурсында Актаныштан Нәкыя Кәрамова актив катнашып җиңү яулады.

90 яшьлек Нәкыя апа «Татар телендә Габдулла Тукай шигырьләре" номинациясендә 18 яшьтән өлкәнрәк шигырь сөючеләр арасында беренче урынга лаек булды. Нәкыя апаның 13 яшьлек оныкчыгы Кәрим (ул Мәскәүдә яши) шушы ук номинациядә икенче урын алуга ирешә. Гомере буе китапханәче булып эшләгән, 30 ел район китапханәсен җитәкләгән Нәкыя Кәрамова әле дә һөнәренә тугры. Шушы көнгәчә китап укудан, белем алудан туктамый. Үзендәге китап яратуны нәсел дәвамчылары- балалары, онык,оныкчыкларына да күчерә алган. Нәкыя Кәрамова турында “Ватаным Татарстан” газетасында (26.02.2021) бу хакта күләмле язма басылып чыкты. 

Ә без Нәкыя апаны һәм аның оныкчыгы Кәримне зур уңышлары белән котлыйбыз! Татар милләтенә хезмәт итүнең гаиләдә салынган иң олуг тәрбия үрнәге бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев