Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Әбиемнең күңел сандыгы

Мин Яңа Әлем мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Минем әбием бар. Самат ИДРИСОВ

 

 

Әбиемнең күңел сандыгы

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган
хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

 

Мин әбиемә кечкенәдән “яшь әбием” дип эндәшәм. Чөнки әле яшь әбиемнең әнисе булган карт әбием дә бар. Мин аларның икесен дә тигез яратам. Ләкин бүген сезгә яшь әбием турында сөйлисем килә. Аның исеме – Роза. Ул үзе дә роза чәчәге кебек матур, сөйкемле. Ачык йөзле булгангадыр микән, аны бөтен кеше ярата.

Бәйрәмнәрдә без бар туганнар белән яшь әбиләргә җыелабыз. Ул безне матур сүзләре белән каршы ала,тәмле ризыклары белән сыйлый. Яшь әбием бик күп догалар белә, намаз укый, мәчеткә йөри. Миңа да догалар өйрәтә. Мине әдәпле, тәртипле, иманлы булырга өнди. Кызыксындырган сорауларыма җавап бирә. Бигрәк тә үзенең балачагы турындагы хикәяләрен яратып тыңлыйм.

Мин яшь әбиемнең җитезлегенә, тырышлыгына, уңганлыгына сокланам.

Сәламәт бул, яшь әбием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев