Актаныш

АКТАНЫШ АВЫЛЫНДА ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫ НИЧЕК ТОТЫЛА

Башкарылган эшләр турында Актаныш авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин таныштыра:

 

-2021 елда безнең җирлектә дәүләттән ярдәмне дә кушып, үзара салымга 13 миллион 120 мең сум акча каралган  иде. Шуның 1 миллион 66 мең сумы Һади Такташ урамындагы утларны алыштыру өчен “Төзелеш” оешмасына күчерелде. Җирлекне су белән тәэмин итү буенча документларны эшләтергә  271 мең сум күләмендә акча тотылды. Бүгенге көндә Ленин проспектында "Коммунсервис" оешмасы көче белән 1 миллион 813 мең сумлык трасса алыштыру эшләре бара. 765 мең 870 сумлык торбалар кайтарылды. Җиңү паркы каршындагы мәйданчыкта 103 мең 410 сумга насослар алынды. Балалар мәйданчыклары урнаштыру да дәвам итә. Әлеге эшләрне башкару өчен 800 мең сум акча каралып, 57 кварталда “Тылсым” балалар бакчасы янына, РТС бистәсенең Бакча урамына, элеккеге Сельхозхимия ишек алдына һәм Бүләк чаңгы трассасы мәйданчыгына балалар мәйданчыклары урнаштырылды. "Изгеләр" чишмәсендә төшү юлы һәм күпер өлешен эшләү өчен 1 миллион 200 мең сум каралды. Эш инде тәмамлану алдында. 104 меңгә урамнарга керү юлына күрсәтү билгеләре куелды. Урам  юлларын карау өчен 6 миллион 931 мең сумлык эш башкарылды. Шуның эченнән  Гагарин урамында 360 квадрат метрга асфальта ямау эшләре 326 меңгә төште. 12 кварталның Көнбатыш, Нур Баян исемендәге урамнарында 300 метр, 57 нче кварталның Минаяев, Маликов урамнарында 550 метр күләмендә ком түшәлде. Болар барлыгы 1 миллион 167 мең сум 257 сум тәшкил итте. Моннан тыш урам юлларын карар өчен “Актаныш юллары” җәмгыяте белән 1 миллион сумга килешү төзелде. 

Үзара салым акчасына ел саен тротуарларны яңарту, яңаларын төзү дәвам итә. Технология техникумыннан “Акчарлак” кафесы ягына 550 квадрат метр, Татарстан урамына 182 квадрат метр, “Яшьлек” мәдәният үзәге янында брусчаткадан тротуар җәелде. Хезмәт урамы тыкрыгында яңарту,  техникумның ташландык бинасы мәйданына, Хади Такташ урамының “Умырзая” балалар бакчасына таба 550 квадрат метр арага каты өслектән тротуар җәю тәмамлану алдында. Шушы эшләр барлыгы 4 миллион 35 мең сумга төште. 

Бүгенге көндә “Актаныш юллары” җәмгыяте Колхоз урамында 402 мең сумга автобус туктау урынын эшләп бетерү алдында. 115 мең сум зиратларны карау өчен бүленгән иде. Зиратлардагы агачларны кисү, киселгәннәрен чыгару ел дәвамында башкарыла. Көз айларында зиратларда өмәләр бик матур төстә оешты, халык теләп катнашты. Форсаттан файдаланып, анда катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. 

Моннан тыш, алдагы еллардан калган 1 миллион 88 мең сумга “Коммунсервис” Актаныш җәмгыяте су юлларын, урам юлларын карау, скверларны ремонтлау эшләрен башкарды. 
Киләчәктә дә халыкны борчыган проблемаларны хәл итү өчен җирле депутатлар белән килешеп, үзара салым акчасының күләме 750 сумга күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: