Актаныш

"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ": Актанышта яшәп тә хәрби хезмәт үтеп була!

Килешү нигезендә хәрби хезмәткә алыну буенча тагын бер юнәлеш өстәлә. Бу – мобилизацион кеше резервы, ягъни РФ Министрлар оборонасы белән килешү төзегән гражданнарның бер өлеше. Әлеге юнәлеш буенча районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов аңлатты. Рузилә ХӘСӘНОВА.

– Хезмәт иткән чорда аларга акча түләнәме?
– Беренче килешүне төзегәндә, елына карап, 18 меңнән 39 мең сумга кадәр акча түләнә. Һәм ай саен рядовой составка 3800 сумнан башлап, ә полковник званиесындагыларга 10700 сум акча түләнә. Ике айлык сбор вакытында да рядовойларга – 25-30, офицерларга күбрәк күләмдә акча бирелә. Шуны да әйтергә кирәк, алар ике айга киткәндә, эш урыннары һәм хезмәт хаклары саклана. 

Реклама

Язма белән тулырак иртәгә 30 июль көнне чыгачак "Актаныш таңнары" газетасында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: