Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Актаныш таңнары” бу атнада җомга көнне түгел, ә иртәгә, 3 ноябрьдә киләчәк

Әлеге мизгелләрдә “Актаныш таңары” газетасының иртәгә, 3 ноябрь көнне чыгачак саны басмага әзерләнә. Бу атна газетасы Халыклар бердәмлеге көне ял булу сәбәпле, гадәттәгедән алданрак чыга.

         Яңа санның беренче битендә Актаныш гимназиясенең 10 еллык юбилее турында язма тәкъдим ителә: “Гимназия 2005 елда Актанышның 3 нче мәктәбе буларак ачылган иде. Беренче көннәреннән үк мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен укыта башлый. Берничә елдан ул гимназия итеп үзгәртелә. 2011 елдан исә район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән дәүләт карамагына күчә. Һәм милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар  зыялыларын  тәрбияләүне максат итеп куеп, бүген дә шул миссиягә тугры калып,  эшчәнлек алып бара.”
              Шулай ук 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Җәяүле” оператив профилактик, ә 25 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар” оператив профилактик чаралары узуы турында укый аласыз.  

           Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарындагы территориаль бүлек җитәкчесе Луиза Хафизова белән “Чикләүле атна” әңгәмәсе дә укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

               Исегезгә төшерәбез, “Актаныш таңнары”на 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Бәясе 783 сум.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев