Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Актаныш таңнары” газетасының 1 июль саны басылып чыкты

"Актаныш таңнары" газетасының җомга санына анонс.

          Июль – җәйнең кыл уртасы, димәк авыл җирендә эшнең гөрләгән чагы. Печән өсте. Җиләк өлгергән чак. Басуда иген үсә, бакчаларда – бәрәңге. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы хәстәрли, газетаның беренче битендә шул хакта язылды.
 

Узган айда медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды. Халык сәламәтлеген кайгыртучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта – икенче биттә. 
 

Терлекчелектә май ае нәтиҗәләре таблицалар белән бергә – 3-4 биттә. Шунда ук терлек азыгы хәзерләүнең торышы белән дә танышып була. 
 

Бишенче бит Актаныш технология техникумының чыгарылыш студентларына диплом тапшыру тантанасына багышланды. Быел техникумны 90 студент тәмамлады. Аларның өчтән бере югары уку йортында укырга теләк белдергән. 
 

Мәктәпләрнең 11 нче сыйныфын 90 укучы тәмамлады. Аларның чыгарылыш бәйрәме Актаныш сабантуе урынында узды. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр шактый. Кайберләренең ирешкән уңышларын санап чыкмалы түгел.

Алтынчы биттә.
Кулга ручка тотып, алга дәфтәр куеп, шахмат уйнадылар. Классик шахмат ярышы бары тик Актанышта гына уза. Республикакүләм дәрәҗәсендәге турнирда районыбыз яшь шахматчыларына үз-үзләрен сынау мөмкинлеге бу. Ярыша-ярыша остаралар, остарган саен – яңа җиңү, яңа казаныш! Җиденче биттән укыгыз. 

 

Шунда ук “Яңа һөнәр үзләштерәләр” язмасы да урын алды. Пешекче, хисапчы, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү һөнәрен кыска вакытта үзләштерүчеләрнең яше – 50дән югары. Арада эшкә урнаша алмый йөргән яшьләр дә, декрет ялындагы хатын-кызлар да бар.
 

Башкортстанда танылган татар каһарманы Муса Гәрәев турында ишеткәнегез бармы? Танылган тарихчы-прозаик Вахит Имамовның күләмле язмасыннан өзек сигезенче битне тулаем колачлады. Сугышта күрсәткән батырлыклары турында кызыклы гына мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Муса Гәрәев – Советлар Союзы Герое исеменең берьюлы ике медален алган шәхес. Кызыл Армия тарихында бердәнбер очрак.
9 июль – Корбан бәйрәме. Районыбыз мәчетләрендә иртәнге 5 сәгать 30 минутта гает намазы Коръән уку белән башланып китәчәк. Корбан чалучыларга махсус урын билгеләнгән. Актаныш мөхтәсибәте өеннән чыга алмаучыларга шушы вәҗиб гамәлне башкарырга ярдәм итә. Бу хакта һәркемне кызыксындырган мәгълүмат һәм июль аена намаз вакыты – тугызынчы биттә. 

 

Тугызынчы бит котлауларга багышланды. Унынчы-унберенче битләр – игъланнар, реклама өчен. Сез дә катнашыгыз, шалтыратыгыз. Реклама бүлеге (3-15-47) ташламалар турында да аңлатыр.
 

Филиза СӘЛАХОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев