Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Актаныш таңнары” газетасының 24 июнь саны дөнья күрде

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу буыннан-буынга күчеп бара. Беренче-икенче битләрдәге язмаларда да шушы рух саклана.

22 июньнән Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын Ленар Зарипов башкара. Район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкчегә зур ышаныч күрсәтелүен белдерде. Аның фикере – икенче биттә.
1972 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлаган укучылар очрашкан. Ямьле җәй көнендә сыйныфташлар, укытучылар күрешүеннән алган тәэсирләр – “Рәхмәт сезгә, укучыларым!” дигән мәкаләдә (дүртенче бит). 
Үзмәшгуль булырга теләүчеләргә нинди дәүләт программасында катнашу мөмкинлеге барлыгын бишенче биттән укып белерсез. 2021 елда районда үзмәшгульләр белән – 38, 2022 елда 22 социаль килешү төзелгән. Аның өстенлеге һәм яхшы гына эшләп киткән үзмәшгульләр хакында “Үзмәшгульләр дәүләт программасында катнаша” дигән язма басылып чыкты.
Спортта, армиядә, җәмгыятьтә иң актив яшьләр нинди алар? 6-7 битләрдәге төсле фотоларны күрүгә ук соклану тойгысы уята. Ә язмаларны укыгач, алар белән горурлану хисе арта.
“Китап – рухи мирас” – актив хәбәрчебез Фәндия Гайнанованың язмасында классик китаплар исемлеге дә, китапханә тормышы да, авторның күңел кичерешләре дә чагылыш тапкан. Укыган саен укыйсы килә.
Тугызынчы бит сугыш чоры балаларына багышлана. Аларның киләчәк буынга әйтер сүзе бар.
Унынчы биттә – котлаулар, унберенче һәм уникенче битләрдә – игъланнар, реклама.
Соңгы биттә Лира Хафизованың мәңгелек йортка күчүе уңаеннан район Советының кайгынамәсе урнаштырылды. Лира Гөлем кызы районда бик күпләргә таныш, аның истәлеге, ачык йөзле, ярдәмчел һәм актив кеше булу хәтерләрендә сакланыр. Урыны оҗмахта булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев