Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Актаныш таңнары” газетасының яңа 17 июнь санына күзәтү

“Актаныш таңнары” газетасының 17 июнь саны дөнья күрде. Ул иртәгә, җомга көнне, укучыларыбызга таратылачак. Филиза Сәлахова.

                  Актаныш сабантуена бара алмый калсагыз, борчылмагыз, нинди яңалыклар булганы газетаның 1 һәм 8 нче битендә яктыртылды. Сабантуйда Илсаф чыгыш ясады, ул: “Актанышка киләсе килеп тора”, – ди. Җырчы белән кыска гына әңгәмәбезне дә шушы язмадан укып танышыгыз. 
               Абсолют көрәш батыры – Азат Габдрәшитов. Ә ат чабышында кем алдан килде? Монысы хакында мәгълүмат киләсе санда чыгачак.

 

                   Социаль хезмәткәрләр – ышаныч һәм өмет уятучылар. Алар хакында – икенче биттә. Олыгая барган саен, кешенең холкы да үзгәрә дигән гыйбарәне беләбез. Ә алар белән җылы мөгамәлә саклау өчен нинди булырга кирәк?
 

                  Актанышның төп урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиевкә – 60 яшь. Аның гомер юлы, гаилә тормышы сезгә дә кызыклымы? Бу хакта өченче биттә язылды.
 

                       “Соңгы ике-өч елда сукбай этләр Яңа Әлем авыл җирлегендә берничә хуҗалыкка зыян китергән. Хәзер алар белән көрәш бара”. Язманың дәвамын “Актаныш таңнары”ннан эзләп табарга мөмкин.
 

                       Әфганчылар яшәгән йортларга истәлек тактасы кую дәвам итә. Марат Галләмов исә Актанышта гомер иткән. Хатирәләрне яңартучы репортаж кызыксындырмый калмас.
 

                     Җәй – кызыклы очрашулар чоры. Югары Яхшый мәктәбен 50 ел элек кемнәр тәмамлаган, дисезме? Аларның 50 елдан соң бергә төшкән фотосурәтләре газетада урын тапты.
 

                  Газетаны диванга кырын ятып, тәмләп укучылар өчен күңелне кузгатырлык зарисовка тәкъдим ителә. Тыл һәм хезмәт ветераны Салиха Әхмәтова сугыш чорында күргәннәре белән уртаклашты. Аны тыңлаганда күздән яшьләр килә, тын кысыла.
Чуракайда мәдрәсә ачылды. Анда балаларга һәм зурларга дини гыйлем биреләчәк. Ачу тантанасыннан безнең репортаж – алтынчы биттә. 

 

                 Сөн буе сабантуена Габделфәт Сафин килде. “Чишмә” агрофирмасы хезмәтчәннәре бүләкләнде. Бу бәйрәмгә бүтән төбәкләрдән дә киләләр. Башкортстаннан килүчеләр хис-кичерешләре белән уртаклашты.
 

                 Җиденче бит, шулай ук, “Тамыр” хуҗалыгы сенаж салучыларына багышланды. Терлек азыгы хәзерләү компаниясе бара.
 

                “Балалар велосипедын ничек дөрес сайларга?” Белгеч киңәшенә колак салыгыз – сигезенче биттә.

                 Ә унберенче биттә – янгын сакчылыгы инспекторы кисәтә.
 

                Котлаулар, игъланнар, реклама – 10-12 биттә. Шалтыратыгыз, хәбәрләшегез. Дөнья – хәрәкәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев