Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

"Актаныш таңнары"нда Яңа Кормаштан Фәрит Закирҗанов: “Умартачылык – яшәү рәвешем”

Безнең районда ун баштан күбрәк умарта тоткан 170 ләп кеше бар. Районның умартачылык буенча инспекторы Рил Әхмәтҗанов белән узган ел умартачылар арасында иң күп бал алган, Яңа Кормаш авылында яшәүче Фәрит Закирҗанов янына, хәлен һәм быелгы бал уңышын белергә теләп, юл тоттык. Рузилә ХӘСӘНОВА. Автор фотолары.

Фәрит абыйның ихатасы урамның иң читенә урнашкан. Умарталарын исә каршы яктагы чүплекне  чистартып, ихата итеп, шунда урнаштырган. Анысын да тирә-юньдәгеләргә зыян китермәслек итеп,  калай койма белән әйләндереп алган. Бакчасында алмагачның әллә ничә төре алмалардан сыгылып утыра. Аларның хуш исенә балныкы да өстәлеп, тирә-юньгә үзгә ис таралган. Төрле төсләргә буялган умартлар исә бакчага аерым бер ямь бирә. 


Үзләренең биредә хуҗа икәнлекләрен белгертеп, тыз-быз очучы кортлар арасыннан әкрен генә эчкә үтәбез. 


–Курыкмагыз, курыккан кешене генә корт чага ул, – дип Фәрит абый безгә көч өстәп торды. – Җил булгач, бүген бераз усалландылар әле. Шаулашалар. 
Умартачылык  нәселдән килә торган шөгыль булып санала. Фәрит абыйның да бабасы Закирҗан да, әтисе Тәкый  да умарта тоткан. Фәрит абыйга да бу шөгыль шулардан күчкән. 

 

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 20 август, җомга санында чыгачак санында укый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев