Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

"Актаныш таңнары"ның яңа саны әзер: Җомга, 22 апрель газетасына анонс

Актанышта татар җанлы бала милли көрәшкә беренче сыйныфтан тартыла. Көрәш мәйданы чыныктыра, җиңәргә һәм җиңелергә өйрәтә.

           Кемнәр алар иң көчле яшь батырлар? “Актаныш таңнары” газетасының беренче битендә үк исемнәрен күрерсез. 
            Богады җирлегендә эчкечелек проблемасы белән ничек көрәшәләр? Бу хактагы язма – икенче биттә. 
            Терлекчелек тармагының айлык эш нәтиҗәләре – таблицаларда. Эшлекле киңәшмә турында тулы язма өченче һәм дүртенче битләрне колачлады. “Ат” сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды. Ә авыл җирлекләре буенча җиңүчене белергә телисезме? Газетадан укыгыз.
               “Җиде утрау арасында” – кеше язмышы”. Режиссер Алмаз Нургалиев белән әңгәмәнең нәрсә турындалыгын сиземләгәнсездер инде. Бишенче бит тулысы белән аңа багышланды.
            Полиция ветераннары ел саен Рамазан аена тирән хөрмәтен белдерә. Бер коллективның 30 ветераны быел Җәмигъ мәчетендә ифтарда катнашты. Газетаның алтынчы битендә дзюдочы малайлар турында кызыклы мәгълүмат та бар. “Актаныш дзюдосы үсештә”, – дип ассызыклады район башлыгы да.
           Илгә санкцияләр кертелгәндә шәхси эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә? Газетадан укып белә аласыз. Җиденче бит. 
               Интернеттан орлык алганда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен белмәсәгез дә, газетабызны укыгыз. Сигезенче биттәге язма – шул хакта.
               Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әхмәевкә – 60 яшь. Озак еллар җитәкче вазифасын башкаручы шәхес турында кызыксынмый калмассыз. Тугызынчы биттән танышырсыз.
             Котлаулар – 10, игъланнар, реклама – 11-12 битләрдә.

            Газета – арадашчы, мәгълүмат таратучы, җанга рузи азык бирүче. Эпидемиология белгече – профилактик прививкалар белән таныштыра, ә дәүләт күзәтчелеге идарәсе шәхси хуҗалыклардагы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау графигын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев