Актаныш урманнарында аюлар бармы?
Күрше-тирә районнарда аюлар барлыгын ишетеп беләбез, безгә дә килеп җитмәсләрме? Йөнтәсләрнең, гадәттә, җиләк, гөмбә җыючыларга очравы турында язып торалар. Ләкин куркырга кирәкми, чөнки районыбыз табигатендә аюлар яшәү өчен шартлар җитәрлек түгел. Шулай да, үтеп китешли, бер-ике көнгә тоткарлану ихтималы да бар икән. Бу хакта район аучылар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмовтан белдек. Аның сөйләгәннәре башкалар өчен дә кызык булыр.
“Бездә аюлар яшәмәсә дә, аларның барлыгы-юклыгын даими тикшереп, хисап тапшырып торабыз. Әлегә эзләре, яшәү билгеләре күренми”, – диде ул.
Ильяс Галләмов:
– Безнең районда аюлар юк. Узып китүчеләре дә сирәк очрый. Мисал өчен, Агыйдел елгасыннан йөзеп чыгып, безнең районны үтеп, бер урманнан икенче урманга барып җитәргә мөмкиннәр. Берничә көн, азык эзләп, тоткарланулары да ихтимал, әмма озакка түгел. Аларга ел буена безнең җирлектә яшәү өчен шартлар юк. Һәрбер хайван, табигате буенча, баласын үстерә, үзе янында тота, бер елдан яңа баласы барлыкка килә, олылары аерылып чыгып китә, үзләрен-үзләре кайгырта башлый. Аюлар да шулай үрчи.
– Аюларның республика урманнарында артуы дөресме?
– Татарстанда, Россиядә аюлар саны арта бара. Киров өлкәсендә, Пермь краенда, Башкортстанда да. Сәбәбе – аларны ауларга лицензия алырга теләүчеләр нык кими. Чөнки сорау юк дәрәҗәсендә. Аюларның 50-60 проценты ризыкка кулланырга ярамый. Шуңа күрә алар үрчи. 7-8 ел бардыр Татарстанда барлыкка килүләренә. Бигрәк тә, куе урманлы районнарда яшиләр. Яшел Үзән районы Мари-эл урманнарына якын, анда күп. Киров өлкәсенә якын районнарда да еш күренә. Бездән ерак түгел, Мамадыш районында аюлар бар. Безнең көньяк урман зонасында 122 мең гектарны басулар били. 17 мең гектарда гына – урманнар. Шуңа күренмиләр.
– Әгәр барлыкка килсәләр...
– Аюлар бездә барлыкка килсә, яхшы түгел, чөнки аларга яшәү өчен шартлар җитәрлек түгел, ризык табу кыенлаша. Төрле җиләкләр белән тукланалар. Кура җиләге, җир җиләге, нарат җиләге... җиләкле ел булмаганда – миләш, балан. Тиешле күләмдә ризык тупламаса, кирәкле май катламын җыя алмый. Шуңа күрә башка азыкка күчә. Умарталыкларга зыян китерә. Йорт хайваннары көтүлегенә дә ташланырга да мөмкин. Безнең табигать шартларында аюлар барлыкка килмәсә – яхшырак.
– Кешегә ташлануның башка сәбәпләре дә бармы?
– Бигрәк тә, Ауропа илләреннән килгән аюларга куркыныч чирләр иярә. Әйтик, трихинеллез авыруы. Ул бөтен дөньяга таралган бик куркыныч чир. Гадәттә, кыргый җәнлек ите ашаган кешеләргә йога. Кабан дуңгызы, йорт дуңгызы, аю, бурсык – барысы 70ләп төр имезүче хайваннардан. Дәвалап булмый торган чир, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
– Ул – йогышлы авырумы?
– Бер ерткыч хайван икенчесен ашаганда ашказаны-эчәк трактына эләгә. Кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч булган трихинеллез чиренең таралу ихтималы зур. Шуңа күрә аучылар ветеринар-лаборатор тикшерүләргә җитди карасыннар иде. Трихинеллалар үрчиләр, кан-лимфа узеллары аша личинкалары тарала. Бу паразитларны кешенең организмыннан чыгаручы дарулар дөньяда юк. Ул трихинелланы даими йөртүче булып яши. Приступлар вакытында хәлен җиңеләйтүче дарулар билгеләнә. Кабан дуңгызы ите кулланган кешеләр белеп торсыннар иде: итне пешергәндә дә бу паразитлар юкка чыкмый. Әгәр бик тә кулланырга телиләр икән, аз күләмдә алырга һәм озак итеп пешерергә киңәш ителә. Ветеринар лабораториядә тикшертергә кирәк, моның процедурасы гади, кыйммәт тормый. Трихинеллескоп дигән прибор кулланыла. Капсула ачыкланса, ит тулысынча гамәлдән чыгарыла.
Аюларда нәкъ менә шушы – кешегә һәм кыргый хайванга куркыныч трихинеллез чире күзәтелә. Аннан дәвалау чарасы юк.
– Бездә яши торган кыргый җәнлекләрдәге котыру чире турында да ни әйтерсез?
– Котыру чирен киметү буенча профилактик чаралар үткәрелә. Ләкин безнең чаралар гына җитәрлек түгел, күрәсең. Быел районда берничә котыру чире очрагы теркәлде. 28 мең доза вакцина участок ветеринария табиблары белән берлектә таратып чыгылды. Авыл, ферма тирәләренә, урман юлларына, урманнарга тараттык. Беренче кар ятуга, ноябрь урталарына тагын бер партия вакцина кайту көтелә. Бу котыру авыруын кисәтү чарасы булып санала.
– Авыру икәнен ничек белеп була??
– Котырган төлкеләр бернәрсәдән дә курыкмыйлар. Төнлә, эңгер-меңгер вакытта авылларга киләләр, чөнки яктылыктан куркалар. Этләр өрә башлыйлар. Төлке шул өргән этләргә таба юнәлә. Этләргә, песиләргә, мөгезле эре терлеккә прививка ясалган булса, нәтиҗәсе түзәрлек әле. Ике атналык карантиннан соң, аларның әлеге авыруны йоктыру-йоктырмавы ачыклана. Котырган төлкеләрне юк итү эше алып барыла, ләкин бу – бик куркыныч чир.
– Котырган җәнлек кешегә ташланамы?
– Котырган төлке, эт, бүреләр кешегә дә, мөгезле эре терлеккә дә, ишегалдындагы эткә дә ташлана. Бигрәк тә, урамда, яланда уйнаган балалар янына котырган төлке килеп чыгуы ихтимал. Балалар, аңламыйча, “урман кунагы”на ризык та бирергә, ә төлкеләр аларга ташланырга бик мөмкин. Авылга килеп җитә алмаган авыру җәнлекләр вирусны күчерү өчен кыргый хайваннарга һөҗүм итә. Урманда гөмбә, җиләк җыючыларга очрыйлар. Йөреп торган машинаның тәгәрмәчен тешләргә дә мөмкиннәр. Куркыныч чыганагы турында, кичекмәстән, кирәкле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт саклык чаралары күрү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев