Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Асия Хисамова: “Укыгыз дип, күршеләргә дә кертәм”

“Актаныш таңнары” газетасы – Богады авылында гомер кичерүче Асия апа Хисамова йортында да көтеп алына торган басмаларның берсе.

        Район газетасын кечкенә вакытыннан ук яратып укуын бәян итә Асия апа. 
Ирмәш авылында туган кыз мәктәп елларын яхшы хәтерли. 
– Мәктәптә укыганда безне типографиягә экскурсиягә алып бардылар. Шунда эшләүчеләрнең хәреф җыюларын сокланып карап торган идек. Ул вакытта газета үзебезнең типографиядә басыла иде бит,  – дип искә ала Асия апа. 
Үзенең әти-әниләре дә бик күп басмаларга языла торган булалар. 1975 елда Богады авылы егете Зөфәр Хисамовка кияүгә чыккач, Асия апа үзе дә шул гадәткә тугры калып, бик күп газета-журналларга языла башлый. 
– Ул чорда интернет түгел, телевизор да бик сирәк кешедә генә иде. Вакытны үткәрергә, яңалыклар белән танышырга кирәк. Шуның өчен бик яратып газета-журналларны укыдык. Район газетасының “Колхоз ударнигы”, “Игенче даны” булып чыккан вакытлары да истә. “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталарын, “Казан утлары”, “Азат хатын” , “Чаян” журналларын гел алдык. 
Асия апа 41 ел колхозда хезмәт куя. Сыер да сава, пешекче дә булып эшли. Зөфәр абый исә колхозда хисапчы була. Тормыш мәшәкатьләре, эш күплек тә аларны вакытлы матбугат чараларын укудан тыймый. Кич эшләрен тәмамлауга, кулларына газета-журналлар алалар . 
– Бездән күреп, кызыбыз Резеда белән улыбыз Ришат та укырга яраттылар. Аларга балалар өчен чыккан басмаларны ала идек. Хәзер инде оныклар өчен язылабыз. 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары”, “Ирек мәйданы”,”Көмеш кыңгырау”,  “Сабантуй” газеталарына, “Салават күпере” журналына язылдык. 
– Газета-журналларны вакытында китерәләрме соң?
– Хат ташучы булып, кодагыем Вәсилә Хөсәенова эшли. Вакытында китерә, рәхмәттән башка сүз юк. Өйгә үк кертеп бирә. 
– Газета-журналларга ташламалы бәядән яздыру вакытында языласызмы? Бәяләре бик “тешләмиме”?
– Ташламалы вакыт дип көтеп торганым юк. Кайчан исемә төшә, шунда язылам. Бәяләре дә көч җитәрлек. Аллага шөкер, пенсияне биреп торалар. Бер язылып куйсаң, ярты ел буе рәхәтләнеп укыйсың. Әле укыгыз дип күршеләргә дә кертәм. 
– Үзегез барлык битен дә укып чыгасызмы?
– Укыйм. Иң элек, арткы бите белән танышам. Кемнәр үлгәнлеген карыйм. Аннан беренче битеннән башлап, укып чыгам. Районда ниләр булганлыгы белән танышам. Анда эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Язып торсыннар. 
Асия апа улы Ришат, килене Фәнисә белән бергә яши. Алар эштән арып кайталар. Өйдә дә эшләргә кирәк. Шуңа бик укырга вакытлары калмый, ди. Газетада ниләр язылганын ул аларга да әйтеп, сөйләп бара икән. 
– Вакыт булган саен укыйбыз инде. Яңалыклар белән танышасы килә. Әни дә әйтеп бара, – ди Фәнисә. 
Без китәр алдыннан да Асия апа оныгы белән газеталар укып калды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев