Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Аскы Актанышны ташландык ихаталар ямьсезли

Урам юлларын төзекләндерү, яктырту, зиратларны тәртипкә китерү... Актанышта үзара салым акчасына башкарыла торган төп эшләр бу.

Актаныш авыл җирлегенең халык җыенында узган елгы эшкә хисап ясалды. Үзара салым акчасының тотылышы буенча мәгълүмат җиткерелде. Җыелышта район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты, якындагы вакыт эчендә Актанышны ничек күзаллавын бәян итте. Федераль финанс җәлеп итеп, район үзәгендә планлаштырылган масштаблы эшләр белән дә таныштырды. 
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетының эшчәнлеге тормыш-яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгән: 
– Тирә-якны яшелләндерү, төзекләндерү төп игътибарны били. Ел саен санитария-чисталык икеайлыгы игълан ителә. Махсус чаралар планы төзелә. Агач утырту. яшелләндерү буенча оешма-
предприятиеләрнең ярдәме зур. Узган ел 250 төп юкә, 250 төп миләш, 3500 төп нарат, 3354 төп чыршы, 1000 төп каен үсентесе утыртылды. Бу эшләр Җиңүнең 50 еллыгы урамында, “Бүләк” чаңгы базасында, Тынычлык проспектында, Көньяк урамда, Гамил Афзал, Салих Хөснияров урамнарында башкарылды. 
Ленин һәм Тынычлык проспектында урнашкан күпфатирлы йортлар янында комачаулаучы агачларны кисү, ботакларын сирәкләүне сораган мөрәҗәгатьләр  күп керә. Вахитов, Татарстан, Тукай, Үзәк, Индустрия, Агыйдел урамнарында шәхси йортларда яшәүче авылдашлар электр линиясенә тиеп торучы агачларны, аллергия кузгатучы тирәкләрне кисүне сорыйлар. Һәрбер мөрәҗәгать комиссия тарафыннан урынга барып карала. Куркыныч тудырган урыннарда бу эш “Яран” ширкәте, “Коммунсервис” оешмасы эшчеләре һәм техникасы белән башкарыла. 
Зират өмәләре игълан ителеп торса да, катнашырга теләк белдереп, өмәгә килүчеләр ифрат аз. Чистартылмаган каберлекләр күп; чүп баскан, чардуганнары авышкан. Мондый тәртипсезлекне күреп, якташыбыз Флорид Бәшәров РТС бистәсе зиратын җыештыру өчен иганәчелек ярдәме күрсәтте. “Актаныш” агрофирмасы агачларны кисү, каберлекне чистарту, тырмалау, курпылаган үләнне чабу, чүпне бер урынга өюдә булышты. Көзге өмәләрдә олы яшьтәгеләр генә катнашты, никтер яшьләр бу эштән читтә калды. 
Койма-капка алдыннан юлга кадәрге территориядә үләнне чабу, бәйсез йөргән терлек, бәйдән ычкынган эт хуҗаларына мөрәҗәгатьләр таратыла. Административ комиссия аша чара күреләчәге турында кисәтелә. Шуңа карамастан, капка янында – урам якта кош-корт өчен күлдәвек ясап, чүп-чар өеп, җавапчылыкка тартылучылар булып тора. 
Кайбер машина йөртүчеләр юл билгесе таләбен үтәми. Бу, бигрәк тә, универсам артында күзәтелә. 
Юлларны карап тоту, тамгалау, билгеләрен урнаштыруга – “Татавтодор” ААҖ, кышкы-җәйге чорда урам юлларын чистартып, тигезләп торуда – “Актаныш юллары”, ИТК җәмгыятьләре, күпфатирлы йорт ишегалдын, тротуарларны, паркларны чистартуда “Коммунсервис” предприятиесе хезмәт күрсәтә.
“Яран” милекчеләр ширкәтенә караган 74 күпфатирлы йортны төзек тоту, ремонтлау буенча ел дәвамында эш алып бара. Тынычлык проспектының 33 нче һәм 10 нчы йортларның түбәләренә җылылыкны саклаучы катлам салынды, унике йортка өстәмә агач ишекләр 
урнаштырылды. Юбилей урамының 108 һәм 107 нче йортлары капиталь төзекләндерелде. 2022 елга Тынычлык проспектының 33 нче, Төньяк урамының 120 нче йортларында капремонт көтелә.
“Безнең ишегалды” проекты кысаларында 2 нче һәм 4 нче кварталлар яңартылды. 2022 елда РТС бистәсенең Механизаторлар, Бакча, Төзүчеләр урамы ишегалды яңарыш кичерергә өметләнә. РТС, 57 нче бистәдә урамнарны экономияле электр утлары белән яктырту күздә тотыла. 
Риза Ишморат урамында, Җәмигъ мәчете территориясендә, универсам артында, “Кояшкай” балалар бакчасы каршында машина кую урыны территориясе асфальтланды. Вахитов урамы буенча баганалар утыртылып, урам утлары урнаштырылды. Җиңүнең 50 еллыгы урамына вак таш түшәлде. Габдулла Тукай, Татарстан урамнары киселеше, Җиңүнең 30 еллыгы, Химиклар, Һади Такташ урамнары, гимназия, Актанышның 1 нче, 
2 нче мәктәпләре, техникум, автовокзал территориясенә каты өслек җәелде.
Халык аскы Актанышка мәчет төзү кирәклеген искәртеп тора. Аскы Актанышта яшәүчеләрдән кергән тагын бер сорауга җавап йөзеннән, узган ел Колхоз урамында автобус павильоны урнаштырылды. “Нәүрүз” кибете янында гына иде. Халык үтенече белән 12 нче бистәдә Һади Такташ урамында асфальт тротуар түшәлде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев