АВЫЛ ТАРИХЫ – КИТАПЛАРДА
Ниһаять, “Сәфәрем” китабы кулыбызда!
Сер түгел, башка авыллар турында язылган китапларны кулга алгач, үзеннән-үзе күңелгә: “Их, безнең авыл турында да шундый китап булсын иде”, дигән уй килә. Шул ук вакытта мондый җаваплы һәм түземлек сорый торган эшкә кем генә алыныр икән, дигән уй да өстәлә. Ә инде укытучым Инсия апа Хаҗиева үзенең әлеге хезмәткә алынуын әйткәч, чын-чынлап сөендем. Чөнки Инсия апа башлаган эшен төгәлләми туктый торганнардан түгел. Һәм шулай булды да. Ниһаять, “Сәфәрем” китабы кулыбызда!
Калын, сыйфатлы кәгазьгә басылган әлеге китапны ачуга, үзеңне тарихка чумгандай хис итәсең. Кызыксыну арты кызыксыну аның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә. Ерак чорлардан ук башланган авылым тарихы үтә дә кызыклы һәм гаҗәеп бай икәненә тагын бер кат инанасың. Сәфәрлеләрнең язмышларын чагылдырган язмалар, авылдашларымның истәлекләре – барысы да күңелгә якын һәм рәхәтләнеп укый торган.
– Инсия апа, китап чыгару гаять авыр һәм түземлек, зур көч сорый торган эш. Әлеге хезмәткә алыну куркытмадымы? Китап чыгару идеясе кайчан барлыкка килде?
– Үзең әйткәнчә, минем дә күңелгә, их безнең авыл турында да китап чыгарсыннар иде, дигән уйлар еш килде. Әмма аңа үзем алынырмын дип уйлап та караганым булмады. Лаеклы ялга чыккан елны Ринат абый Фәрхетдинов белән Разил абый Сәетов өемә килеп, китап чыгару идеясен әйттеләр. Миннән әлеге эшкә алынуымны үтенделәр. Башта бик озак ризалашмадым. Әмма Разил абый барыбер ризалаштырам дигән максат белән килгән булган күрәсең, ул калдырып киткән тарихи китапларны да укыгач, ә нигә язмаска дигән фикергә килдем. Ләкин аның дистә елларга сузылачагын башыма да китермәдем. Эшли башлагач та, кул селтәп, ташлар дәрәҗәгә җиткән чакларым күп булды. Ләкин үтә дә зыялы, гыйлемле, искиткеч әдәпле Разил абыйга “юк” дип әйтә алмадым. “Сәфәрем” китабы өчен без, иң беренче чиратта, идея авторы, шушы китапны чыгаруны оештыручы Разил Сәетмөхәммәт улы Сәетовка рәхмәтле.
Автор-төзүче булсам да, бер генә кеше кулыннан килә торган хезмәт түгел бу. Аны тарих белән кызыксына, кулларыннан эш килә торган ике гаилә кешеләре бергәләп эшләдек.
– Чыннан да, китапны язарга кирәк дип әйтүе генә җиңел. Аның өчен бер кешенең җитәкчелек итүе дә кирәк...
– Әлбәттә! Әлеге эшне җитәкче редакторыбыз, Сәетмөхәммәт абыйның икенче улы Рәис абый башкарды. Ул безнең язмаларны барлап, юнәлеш биреп торды. Арада иң өлкән, шулай ук җитәкче урыннарда озак еллар эшләгән кеше буларак, тарихчы-галимнәр белән фикерләшү, архивларга (Уфа, Казан, Мәскәү) сорау хаты җибәрү аның җаваплылыгында булды. Җидееллык мәктәпне Сәфәрдә тәмамлаган Рәис абыйның истәлек-хәтирәләре китапның эчтәлеген тагын да баетты.
– Материалларны бер калыпка салу да бик җиңел булмагандыр...
– Әле аңа кадәр мин язган материалларны сеңлем Илүсә тормыш иптәше Рамил белән копьютерда җыя бардылар. Материалларны берничә компьютерда сакладык. Кәгазь вариантларын да ташламадык. Икенче сеңлем Ләйсән, язылганнарның хаталарын тикшереп, кешеләрдән килгән материалларны да редакцияләп, китапка кертә барды. Чөнки башка авыл тарихы китапларыннан аермалы буларак, бик күп кешеләрнең истәлекләре бирелде. Һәр чорга кагылышлы истәлекләрне «хәтер-хәтирә» рубрикасына тупладык. Ә төрле компьютерда язылганнарны бер компьютерга туплау, дәвам итү эшен Сәетмөхәммәт абыйның кече кызы Рәйсә алып барды. Рәисә белгечлеге буенча – икътисадчы. Китаптагы санлы таблицаларны Минзәлә һәм Актаныш архивларыннан алган мәгълүматларга таянып эшләде. Атаклы шәҗәрәче Марсель Әхмәтҗанов белән очрашып, кульязма шәҗәрәләрне билгеле бер калыпка салды. Китапны бастыру артыннан да Рәйсә йөрде. Монысы язуга караганда да авыррак булды. Үзе яши торган Минзәлә районы Калмия авылы белән Чаллы басмаханәсе арасын чакрымнарга салсаң, бик зур сан килеп чыгар иде. Ул йөрмәсә, бәлки китап чыга да алмас иде.
– Китапның бизәлеше дә бик матур. Анысын кем башкарды?
– Фотоларны дөрес урнаштыру, китапның бизәлешен эшләү иң кыены булгандыр да әле. Аны үзебезнең авыл егете Җават Ризаетдинов төн йокыларын калдырып эшләде.
– Инсия апа, китапка бик күп тарихи мәгълүматлар кергән. Аларны җыюда кемнәр булышты?
– Китапны яза башлаганда авылда 1924 – 1930 нчы елгыларның шактые исән иде. Аларның һәрберсенә кереп, истәлекләрен, тарихны барладык. Авылыбызның “аяклы энциклопедия”се Хәмдегали абый Муллакаевтан бик күп мәгълүмат алдык. Ул революциягә кадәрге чордан алып, бүгенге көнгә кадәр авылның, кешеләренең тормышын бөртекләп сөйләп бирде.
Аерым документлар белән ярдәм иткән Мирхаҗиян абый Нуртдиновка, Әзһәр абый Латыйповка (төп шәҗәрәне аннан алдык), Әрхәм абый Гыйльмуллинга, Фәния апа Сәетгәрәевага, Актанышбашта яшәүче Гөләндәм апа Латыйповага зур рәхмәт. Материалларны системага салуда мәктәптә бергә эшләгән Зөлфирә апа Хәбибрахманова белән Хәнә апа Хөҗҗәтова бик нык ярдәм иттеләр.
Иске Сәфәр авылының борынгы тарихын эзләүдә булышлык күрсәткәннәре һәм, документларга нигезләнеп, 16-19 гасыр материаллары белән ярдәм иткәннәре өчен Минзәлә тарихчысы Юныс Йосыповка (урыны җәннәттә булсын) һәм Актаныш тарихчысы Йосыф абый Хуҗинга ихлас рәхмәт. Мәгълүматлар туплауда Актанышның архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанованың зур ярдәме шактый булды. Архивта саклана торган документлар, колхоз, авыл советы беркетмәләреннән башлап, газета төпләнмәләренең берсе дә күз уңыннан читтә калмады, әһәмиятлеләре язып алынды.
Ул вакытта Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Ришат Фарсыевның ярдәме дә зур булды. Архивларга, район үзәгендә ул йөртте.
– Китапны бастыру зур чыгымнар сорый. Иганәчеләр ярдәменнән башка аны башкарып чыгып булмыйдыр, мөгаен.
– Китапны чыгаруда төп иганәче Рәзил абый Сәетов булды. Шулай ук үзебезнең авыл егете Рөстәм Габдрахманов бик нык ярдәм итте. Соңгы елларда бу егет авыл өчен бик күп игелек эшләде. Чишмәне ике яклап калай белән каплап, түбәсен яптырды, юлларын рәтләде, зират коймасын өр-яңага алыштырды, ягып җылытылышлы зират өе төзеде. Авыл халкы аңа мең рәхмәтле. Күңелендәге матур ниятләре тормышка ашсын. Үзе безнең авылныкы булмаса да, “Саф” хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Әндәрҗәнов та үзеннән өлеш кертте. Шулар ярдәме белән китапны бастыра алдык.
– Китапны кулга алгач, нинди хисләр кичердегез?
– Иң элек авылдашлар ни уйлар икән дигән уй күңелгә тынгылык бирмәде. Чөнки бөтен кеше турында да күләмле итеп язып булмый. Ләкин һәр гаиләдән берсе булса да язылды, һичьюгы фотолары бардыр. “Ии, бигрәк матур язгансың, укый башлагач, аерылып булмый” дип әйтүләре хезмәтем өчен олы бәя. Инде бер теләк – әлеге китап киләчәк буыннар өчен дә бер ядкарь булсын. Авылыбыз тарихын, анда кемнәр яшәгәнен яшьләр дә белсен. Шулай булса, авылыбыз югалмас.
Олы хәзинә
Авыл тарихы китабын төп чыгышы белән шул авылдан чыккан кеше генә язарга тиеш, минемчә. Бу китапның авторы – профессиональ журналист та, язучы да түгел. Ул – Инсия Хаҗиева. Иске Сәфәр мәктәбе укытучысы. Шушы авылда туып-үскән Галиәкбәр ага белән чоры өчен укымышлы мулла нәселеннән булган Мөҗәллия апаның 4 кызының иң өлкәне.
Бу гаиләдә үскән 4 укытучы кызны да яхшы ук беләм, чөнки Ләйсән исемлесе безгә килен тиешле. Ә бишенче бала булган уллары Афарим Хаҗиев белән бергә редакциядә эшләдек. Кызганыч, ул инде вафат. Шушы 4 укытучы кызның һәркайсының искиткеч зур көче, тырышлыгы белән искесәфәрлеләр өчен менә шундый олы хәзинә – авыл тарихы дөнья күрде быел.
Мин шундый жанрдагы дистәгә якын китап бастырып чыгарган кеше буларак, Инсия Хаҗиеваның әлеге хезмәтен сокланып һәм кызыгып укыдым. Анда авыл тарихын чагылдырган гаҗәеп бай, ерак тарихтан килә торган, дәлилләнгән мәгълүматның күплегенә хәйран калдым. Гафу итегез, бу инде ОБСлар (одна бабушка сказала) тибындагы инфо түгел! Әйе, авылдашларының хәтерендә сакланган, бернинди архивлардан табып булмый торган истәлекләр дә күп анда.
Бу авыл халкы турында тирәнтен, төбенә төшеп язылган әлеге китапны кулга алгач, гәрчә ул минем өчен чит авыл, кызыгы да юктыр кебек тоелса да, аерыла алмыйча, үземә өлге, үрнәк алыр өчен дә кызыксынып укыдым. Булдыргансың, Инсия! Шушы кадәр саллы хезмәтеңне авылыгыз халкы хуплап каршы алгандыр, зурлап искә алырлар, китабыңны буыннан-буынга сакларлар, дип уйлыйм. Үз авылыңны аның җиде буынына кадәр өйрәнеп язган автордан да ныграк белеп булмыйдыр.
Әлфия САМАТ.
(Әлеге язма танылган журналист, күп китаплар авторы, якташыбыз Әлфия Саматның инстаграм битеннән алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев