Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Авыллар тормышы күбрәк яктыртылсын иде

– Үзебезне белә башлаганнан бирле район газетасыннан аерылган юк, – диләр Теләкәй авылында гомер кичерүче Илсөяр һәм Фәйзел Закировлар. “Актаныш таңнары” – көтеп ала торган басмалары.

Фәйзел ага тумышы белән шушы авылдан. Мәктәпне тәмамлагач та, туган җирлегендә кала. 42 ел буе хуҗалыкта намуслы хезмәтен куя. Агроном да, бригадир да, остаханә мөдире дә, ферма мөдире дә булып эшли. 
– Эшләгәндә дә, хәзер дә газетаның бер сүзен дә калдырмый укып барам. Үзебезнең хуҗалыкның ничәнче урында баруын карап, башкалар белән чагыштырып, анализ ясыйм, – ди ул. – Әти белән әни дә газетаның килүен көтеп торалар иде. Газета килгәч, чират белән укып чыга идек. Аның сүзләрен Илсөяр апа хуплап дәвам итте.
– Минем әти белән әни дә бик күп газета-журналлар алдыралар иде. Шуларны кич утырып укый идек. Фәйзелгә кияүгә чыккач, үзебез дә күпләп газета-журналлар алдыра  башладык, – ди.
Илсөяр апа тумышы белән Татар Суыксуы авылыннан. 1975 елда  Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, әлеге авылга фельдшер-акушерлык пунктына шәфкать туташы булып эшкә килә. 1977 елда Фәйзел абый белән гаилә коралар. 
Алар йортына моңа кадәр “Актаныш таңнары”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Казан утлары”, “Азат хатын”  журналлары, балалары кечкенә вакытта алар өчен “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы һәрвакыт килеп торган. 
Соңгы елда күзләре начар күрә башлаганлыктан, “Актаныш таңнары” һәм “Ирек мәйданы” газеталарына, оныклар өчен “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй” газеталарына, “Непоседа”,  “Мурзилка” журналларына язылганнар. 
– “Актаныш таңнары” газетасына язылмый калмыйбыз. Бәясе дә теш үтәрлек әле. Башка елларны беренче битеннән укый башлый идек. Быел бигрәк авыр ел булды. Газетаны да ахыргы битеннән укый башлыйбыз: кемнәр дөньядан киткән, кемнәрне югалтканбыз... Таныш-белешләрнең исемнәрен күрү күңелгә бигрәк авыр, – ди Илсөяр апа. 
– Хәзер күпләр яңалыклар белән интернет челтәрләре аша таныша. Сезнең моңа фикерегез ничек?
– Мин үзем газетаны тотып укырга яратам. Интернетка ышанып та бетмим. Анда бөтен кеше үз фикерен әйтә. Ул кадәр ачыклык кирәкмидер димен. Шуңа интернетта утырмыйм да. Көннәр буе анда утырган кешеләрне аңлый да алмыйм. Балалар белән сөйләшсәм, шул җитә. 
– Оныгыгызны да газета-журналлар укырга өйрәтәсезме?
– Ул да яратып укый. 2 нче сыйныфта белем ала. Мәктәпкә укырга кергәнче үк укырга өйрәнде. Кайткач бабасына әкиятләр укый иде. Балаларыбыз да укырга яраталар иде. Элек 3 сум акча булса, бик күп әйбер тия иде. Мин дә Актанышка барган саен китап алмыйча кайтмадым. Шуларны кызыксынып укыйлар иде. 
–Газета-журналларны вакытында китерәләрме?
–Безнең почта бүлекчәсе җитәкчесе Алмазия Әбүдәрова үзе хат ташучы да. Бик тырыш, булган хезмәткәр. Газеталарны вакытында китерә. Ташламалы бәядән яздыру вакытларын хәбәр итә. Үзебез шул вакытта язылып калырга тырышабыз. 
–Безнең мөхәррияткә ниндиерәк теләкләрегез бар?
–Күбрәк авыллар тормышын яктыртсагыз иде, – ди Илсөяр апа.
–Без инде райондагы һәр яңалыктан хәбәрдар булырга телибез. Кайсы авылда медпункт ачылган, кайда кибет ачылган – барысын да укыйбыз, шулар өчен сөенәбез.  Бу бит авылдагы яшәешнең алга баруын күрсәтә, – ди Фәйзел абый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев