Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Авылыбызның күркәм гадәте

Авыл халкы, кунаклары – олысы, кечесе, милли бәйрәмебез сабан туен түземсезлек белән көтеп ала. Чәчер авылы халкы бигрәк тә. Әлеге бәйрәм көннәрендә генә була торган, бары безнең авыл өчен генә хас аерым гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз бар. Авыл халкы сабантуеннан кайтып, бераз ашап-эчкәч, клубка җыйнала. Бу чарадан берәү дә читтә калмый.

              Авылыбыз халкы – бик тә сәләтле халык. Кайсыдыр җырлый, бии, кемдер нәфис сүзгә оста. Кыскасы, сәләтсез беркем дә юк. Сабантуй бәйрәме кичендә чәчерлеләр һәм авылыбыз кунаклары катнашында вечер оештырылды. Иң элек, озак вакыт күрешмәгән авылдашлар, сыйныфташлар, авылдашлар бер-берсе белән очрашып, күрешеп, гапләшеп утырдылар. 
             Бераздан ишек катында авылыбызның җырчы сандугачы Нурсәния 
Госманова күренгәч, халык дәррәү кул чабып каршы алды. Ә инде гармунын сузып җырлап җибәргәч, халык тын калып, җыр-моң дәрьясына чумды. Әйе, үзе җырлый, уйный, бии, оста итеп, таң  калдырып сөйли дә. 
               Нурсәния апа әтиләрне искә алып, шигырен бүген исән-сау әтиләребезгә мәдхия, якты дөньяда булмаганнарына дога буларак яңгыратты. Үз чыгышында элекке бәйрәм-чараларның ничек узуы турында да сөйләп узды.

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары"ның 24 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев