Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

БАКЧАЧЫ БЛОКНОТЫ:Бакчада кар эреп бетүгә...

Карлыган һәм кура җиләген күпләп үстерергә яратабыз. Әлеге куакларны тәрбияләп тору мөһим. Кар эреп бетүгә үк, кипкән һәм иске ботакларны кисәргә кирәк.

                            Аннан туфракны составында азот булган ашламалар белән тукландырырга киңәш ителә. Корткычларга каршы көрәштә тимер купоросы яхшы нәтиҗә бирә. 
Шулай ук халык арасында киң таралган ысул: карлыган куагына кайнар су сибү кебек чара турында да онытмагыз. Бу эшне куак тирәли кар эреп беткәнче үк, бөреләр уянганчы башкарырга кирәк. Югыйсә, бөреләргә зыян килүе бар. 


                            Бөреләр дигәннән, тагын бер нечкәлек. Әгәр иртә язда карлыган ботакларында күпләп бүрткән бөреләр күрәсез икән, игътибар итми калмагыз. Ул талпан авыруы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Киңәш итеп Бакчачылык Бакча Бакчачы блокноты Район яңалыклары Татарстан Республикасы Бакчачыга Бакчачы