Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

БАКЧАЧЫ БЛОКНОТЫ:Куакларны сирәкләү тәртибе

Карлыган, крыжовник, кура җиләге куакларын кайчанрак сирәкләү әйбәт?

                              Әлеге сорауга якташыбыз, бакчачы-галим Фарсил Зыятдинов әйтеп калдырган киңәшләрне белү зыян итмәс. 
–  Көзен яки иртә язда гына түгел, чәчәк атканчы сирәкләргә мөмкин. Куакларның карт, сынган, зәгыйфь ботакларын кисәләр. 
–  Биш елдан артык үсеп утырган ботаклар карт санала. Алар яшь ботакларга кояш яктысын үткәрми, гомумән, үсәргә комачаулый. Мондый ботакларны кызганмыйча кисеп ташларга кирәк. 
–  Кура җиләге үсентеләренең очын иң көчле бөрегә кадәр (10-15 см озынлыкта) кисәләр. Аннан инде шпалерлар сузалар. Әйтик, куаклар бер рәткә утыртылса, ике башына ике казык кагып, бау тарттыралар. Үсентеләрне шуларга бәйләп куйганда, әйбәтрәк үсә, җиләкләре дә иртәрәк пешә һәм эрерәк була. Җыярга да уңайлы. 
–  Төпләрен йомшартып, ашлауны да онытмаска. Органик-минераль, я катнаш ашлама куллану әйбәт. Су белән кушып сибәргә: 1 лейка суга 2-3 аш кашыгы катнаш ашлама салырга. Дым парга әйләнеп юкка 
чыкмасын өчен, төбен торф, черемә, агач чүбе белән мүлчәләп куйсаң, тагын да яхшырак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев