Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Балалар тәрбияләүдә мөселман әдәбе

Тәрбия физик, акыл, әдәп-әхлак һәм рухи өлкәне үз эченә ала.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) болай дигән:


“Ата-ана үз баласына бирә, бушлай бүләк итә алган иң яхшы нәрсә – күркәм тәрбия”;
“Балаларга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез!”;
“Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек күрсәтегез (аларны бертигез һәм бертөрле кайгыртыгыз, игътибар бирегез)!”;
“Әти кеше өчен бала 
тәрбияләү – көндәлек зур күләмле садака бирүдән мөһимрәк һәм кыйммәтрәк”;
“Берәү кыз балаларын күркәмлек һәм сабырлык белән тәрбияләсә, алар ул кеше өчен җәһәннәм газабыннан 
саклаучы булачаклар”.

Ата-ананың баласы белән аралашуының хис-тойгыга караган иң мөһим кагыйдәләрен санап китик: 


Йөз (караш). Мөмкин кадәр дустанә, җылы, ачык, ярсымаган йөз.
Тавыш. Бала белән аралашкан бар очракта да бик йомшак, ярсымаган тавыш.
Мөнәсәбәт. Усал киная һәм мыскыллы көлү белән сөйләшмәскә, аеруча вак мәсьәләләрдә гел кисәтү ясап тормаска; баланы ашыктырмаска; аңа үзен начар дип тоярга ирек бирмәскә.
Истә тотыгыз. Балага сезнең белән мөмкин кадәр күбрәк тоеп сизүгә караган мөнәсәбәтләр кирәк – аны кочаклагыз, сыйпагыз, иркәләгез.
Пәйгамбәребез: ”Балаларны кызганмаган, аларны гафу итмәгән, аларга карата мәрхәмәтле булмаган кеше бездән түгел, (ягъни мондый кешеләр мөселман мәдәнияте иясе түгел)”, –  дип әйткән.
Һичшиксез, гаиләдә ата-ана абруйлы булырга тиеш. “Ата-
ана абруе –  бала үсеше өчен үзләре гадел, дөрес, зарури дип санаган нәрсәләрне сайлый һәм тормышка ашыра белү сәләте нәтиҗәсе”.
Моннан тыш, гаиләдә ата-ана белән балалар арасында берникадәр ара (дистанция) 
саклансын: болай булганда бала олылар өчен аерым, үзе өчен аерым урын булганны аңлаячак. Мондый мәсьәләләрнең берсе турында Коръәндә болай диелгән: ”Балалар 
балигъка ирешкәч, (олылар, ата-ана бүлмәсенә кергәндә) һәрвакытта да, башка өлкәннәр кебек үк, керергә рөхсәт сорасыннар...” (Коръән-Кәрим, 24:59).
Бала тормышына нык кысылу, үз фикерең буенча планлаштырырга тырышу да кирәкми. Гаиләдә аның мөстәкыйльлеге өчен урын бүленеп бирелергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев