Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Барлык күрсәткечләр дә – артуга

Районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшчәнлек буенча уздырылучы 25 нче форма киңәшмәнең чираттагысы 17 декабрьдә үтте.

             Эш яшендә вафат булучылар саны кимеми. Узган елның унбер аенда аларның саны 81 булса, быел шул аралыкта 85 кеше үлгән. Ноябрь аенда да эш яшендәге 6 кеше вафат булган. 
Ел башыннан 5 кешенең үз-үзенә кул салуы да уйланырга мәҗбүр итә. 
              Эш яшендәге үлүчеләрнең нидән вафат булуына анализны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев ясады. Аларның дүртесенең гомере коронавирус авыруыннан өзелгән. Берсе ашказаны, берсе психик авырудан вафат булган. 
– Республикада да , безнең районда да октябрь һәм ноябрь айларында үлем очраклары нык күп булды. Узган ел белән чагыштырганда, безнең районда  үлем очрагы 11 процентка артык. Шуңа күрә пандемиянең бөтен нәрсәгә тәэсир ясавын искә алып, эшне оештырабыз, – ди ул. 

Язма белән тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 24 декабрь санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев