Белем алу теләге хыялында гына калган
Көзге матур иртәләрнең берсендә Чуракай авылында яшәүче Сәвия апа Нургали кызының хәлен белеп чыгарга уйладым.
Менә мин, бу мәһабәт өйнең капка төбендә. 1981 еллар тирәсендә салынган йорт һаман да горур, Әхәт белән Сәвия апаның җылы куышы булып, балаларына туган як, балачакның төсен саклаучы нигез булып хезмәт итә. Тик бу куышта бүген Сәвия апа үзе генә ел фасылларын саный, гомер йомгагын сүтә. Үзе генә диюем дөрес булмас. Гомер иткән йортында утны сүндерәсе килмәгән Сәвия апаның Чаллы каласында яшәүче кызы Рәмзия, гаиләсе белән авылга, әнисе янына яшәргә кайткан. Аларның шушы карарларына күңелемнән мең рәхмәтләр укып, өйгә үтәм. Иркен өйнең нәкъ түрендә балкып Сәвия апа утыра. Бар дөньясына, балаларына рәхмәтле, күркәм сабырлыгы йөзенә чыккан, ак яулыклы – ак әби Сәвия апага 95 яшьне һич бирмәссең. “Сөбханналлаһ” – сүзен кат-кат кабатлап, авылның ак әбисе янына үтәм.
Балачагын сугыш урлый
Сәвия апа Суфиева – Нургалиева Калинин районы Исәнсеф авылында туа. Әтисе Нургали Сабиров, әнисе Мәмдуханың өч баласының иң өлкәне була. Тигез гаиләдә тәрбияләнгән кыз бала укуга хирыслыгы белән аерылып тора, Исәнсеф тулы булмаган урта мәктәбендә белем ала. Укытучылары да аңа зур өметләр баглый, мәктәпне тәмамлап, Мактау кәгазе тапшырган директор: “Нургалиева, син Мәскәүгә китсәң дә, югалмыйсың, белемең ныклы. Тик белем алуыңны туктатма,” – дип үзенең нәсыйхәтен бирә. “Укырга Минзәләгә барам”, – дип хыялланып йөргән кызның хыялларын чәлпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлана. ”Белем ала алмадым шул”, – дип, бөтен йөрәге белән әрнүләрен бүген дә искә ала ул.
Сугыш башланганның икенче көнендә үк, әтисе сугышка китә. Пучыдагы урта мәктәптә белем алу теләге дә хыял гына булып кала. Әтисе китеп, өч ай үтүгә, гаиләдә дүртенче бала туа. Сеңлесен карауның авырлыгы, әнисенең кара таңнан эшкә китеп, бар җаваплылыкның яшүсмер Сәвия җилкәсендә калулары – болар куркыныч төш кебек. “Ими сорап елаган сабыйга,телемне каптыра идем”, – ди Сәвия апа, ул елларның ачысын кабат хәтерендә яңартып. Әниләренең колхоз эшеннән кайтып керә алмавы, өйнең салкынлыгы балалар сәламәтлеген какшата, төрле чирләр китереп чыгара. Нәни баланың тәненә чуан арты чуан чыга, бала аның сызлавына түзә алмыйча елый. Анысы азрак төзәлүгә коры ютәл җәфалый. Әнием шул чаклы тырыш булды, абзарыбыздагы сыерны бетермәде, “кызым, тырышыйк, үзебез ачка үлмәбез” – дип, ничек авыр булса да, сыер асрады.
Рима МИНҺАҖЕВАның бу язмасын "Актаныш таңнары" газетасының 4 ноябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев