Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Белемнәрен күтәрәләр

Районыбыз мөгаллимнәре һәрдаим үз белемнәрен күтәрү өстендә шөгыльләнә. Бу яктан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары аеруча актив.

           Гимназиянең тарих һәм иҗтимагый дисциплиналар укытучысы Рәмис Хәсәнов 5-19 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты хисабына белем күтәрү курсларында укып кайтты. 
Ике атна дәвамында Санкт-Петербург шәһәрендә “Талантлар академиясе” – сәләтле балаларны 
ачыклау һәм ярдәм үзәгендә укучылар белән эшләү күнекмәләренә, яңа алымнарга өйрәнде ул.


– Талантлар академиясе – фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм озатуга юнәлтелгән заманча белем бирү экосистемасы. Балаларны олимпиадага әзерләү курслары “Талантлар академиясе” һәм 209 нчы гимназия базасында барды. Биредә Санкт-Петербург мәктәпләреннән җәмгыять белеме һәм тарих буенча җыелма команда укучылары шөгыльләнә. Мин шул балаларны олимпиадага әзерләүче дәресләргә йөрдем, тәҗрибәле укытучы-профессорларның лекцияләрен тыңладым. Биредә балалар белән атнасына ике тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнәләр. Фәрхәд Рәшит улы һәм Иван Дмитриевичның 
курсларны алып баруда үз методикалары бар. Укучылар белән дә, укытучылар белән дә аралашу, бергә эшләү миңа бик ошады,– ди Рәмис Хәсәнов.


Гимназиянең инглиз теле укытучысы Фирүзә Ганиева Төркиянең Измир шәһәрендә бер айлык 
курсларда белемен күтәрә. Ул үзенең фикерләрен ватсап аша юллады:


– Измир шәһәренең International House мәктәбендә CELTA программасы буенча 1 айлык курслар үтәм. 19 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр барган курслар тулаем инглиз телен укыту методикасына багышланган. Монда төрле илләрдән килгән укытучылар үз белемнәрен күтәрә. Безнең төркемдә Иран, Казахстан, Франциядан килгән укытучылар бар. 
Курслар бик интенсив рәвештә уза. Дәресләр иртәнге 10.00 сәгатьтән алып, кичке 18.00 сәгатькә кадәр бара. Һәр катнашучы 1 ай эчендә 8 ачык дәрес күрсәтергә, 8 үзанализ, 4 фәнни эш, 60тан артык дәрес анализы тапшырырга тиеш. Аннан тыш та бик күп күләмдә өйгә биремнәр каралган. Курслар тәмамлангач катнашучыга Кембридж университетының сертификаты тапшырыла, бу сертификат теләсә нинди илдә инглиз теле туган теле булмаган студентларга инглиз телен укыту мөмкинлеген бирә. Курсларда күрсәткән 
уңышларга карап,  катнашучы сертификатларга ия була ала.  Бу курсларны бик файдалы дип саныйм. Монда методика буенча безнең өчен яңа булган, заманча технологияләр һәм алымнар өйрәтелә. Ничек итеп укучыларга үзләре дә сизмичә инглиз телендә сөйләшү теләген тудырырга; дәреснең һәр этабын бер тәртипкә салынган схема буенча үткәрергә; туган телне кулланмыйча, укучыларга жиңел, аңлаешлы итеп, инглиз телендә грамматика, һәм лексиканы өйрәтергә дигән бик файдалы алымнарга өйрәнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев