Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бер җылы сүз

Истә кала, озак вакыт күңелдә йөри торган чаралар була.

Алар турында кире кайта-кайта уйланасың, ниндидер җылылык аласың. Ул якты хис күңелдә йөри. Күптән түгел Күҗәкәдә булып узган матур чара да – нәкъ шундыйлардан. Авылдашыбыз, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкованын иҗатына багышланган “Бер җылы сүз”дип аталган кичә иде ул. 
Без, Күҗәкә мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары, аның иҗатына тагын да ныграк якынайгандай булдык.
Әлфия Ситдыйкова белән бергә Чаллы Язучылар берлеге рәисе, танылган язучы Факил Сафин да килде. Бу көнне мәктәптәге һәр укытучы, һәр укучы, җирлегебезнең мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар  әлеге язучыларның әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укыдылар. Никадәр кеше кулына китап алгандыр?
Әлфия апаның иҗатын, хезмәтен зурлап, шушы көнне районда да матур чара үтте. Актанышта үткән чарада якташыбызга тагын бер зур бүләк ясалды. Аңа Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премия тапшырылды.
Кичә җырлар белән үрелеп барды. Күпме ятимне үз канаты астына сыендырган Фәнзилә апа Шәйхетдинова балалары, оныклары белән бергә Әлфия апаның сүзләренә язылган матур, мәгънәле җырларны башкардылар.


Азалия ЯМАЛИЕВАның язмасы тулысы белән "Актаныш таңнары"ның 16 декабрь санында басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев