Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Беренче урында – балалар

Коронавирус пандемиясе һәркем тормышына үзгәрешләр алып килде. Уку елының соңгы чиреген дистанцион рәвештә генә уку да укучыларга билгеле бер рамкалардан чыгарга мөмкинлек бирде. Әти-әниләре көне буе эштә булгач, укучылар берникадәр туарылды. Бу җәйге каникул чорында да үзен сиздерде.

Боларны ни өчен язаммы? Чөнки нәкъ менә коронавирус пандемиясе сәбәпле, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең дә кайбер утырышлары дистанцион форматта гына үтте. Гәрчә комиссия әгъзалары авыр тормыш хәлендә калган, авыр гаилә буларак исәптә торган гаиләләрдә даими булдылар, аларда тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар язмышын кайгырттылар, хәзер дә бу эш дәвам итә. Ләкин бар кешене сискәнергә мәҗбүр итә торган хәлләр булып кына тора. Дүрт сәгатьтән артыкка сузылган чираттагы комиссия утырышында да чәчләр үрә торырлык эшләр каралды. Чынлап та безнең райондамы соң бу хәлләр дип утырдык без. Хәер, болар хакында тулырак язарга кирәктер. Берәүләргә сабак булса, икенчеләргә гыйбрәк алыр өчен булса да...

 

Чит әйбергә кул сузсаң...

Укучыларга контроль кимүнең нәтиҗәсен күрсәтүче очрактан башлыйсы килә. Җәйге каникул чорында барысы да тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнүче дүрт яшүсмер “Пятерочка” кибетеннән энергетик эчемлек урлыйлар. Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә белем алучы бу укучылар барысы да хоккей түгәрәгенә йөриләр. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыйлар. Комиссия әгъзалары каршында башларын иеп басып торучы бу яшүсмерләрне мәктәп директорлары да, сыйныф җитәкчеләре дә бары тик уңай яктан бәяләде. Аларның бу гамәлләренә аптырауларын белдерде. Ләкин эш узган. Алар урлашу адымына барган.

–Олы егетләрнең мәҗбүр итүе нәтиҗәсендә урлаганнар. Олы малайлар аларның чыкканын саклап торган, – ди әти-әниләре. Әмма олы егетләр урлашырга кушкач, әти-әниләренә шалтыратырга, яисә сатучыларга әйтергә берсенең дә башына килмәгән.

4-5-6 сыйныфларда гына укысалар да, алар инде суд каршына басарга мәҗбүр булдылар. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева әти-әниләренә балаларын кибетләргә үзләрен генә җибәрмәскә кушты. Түгәрәкләргә дә олылар озатуында гына барсыннар, диде.

Бу яшүсмерләр әлеге ялгышуларыннан үзләренә сабак алганнардыр диясе килә. Без булдырабыз дигән ялгыш фикернең һәрвакыт яхшылыкка илтмәвен алар аңласыннар иде. Кеше әйберенә тияргә ярамавын мәктәпләрдә дә, өйдә дә кат-кат искә төшереп тору зыян итмәс. Әлеге укучыларның һәрберсенә дә җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде. Алар алты ай дәвамында бу укучыларның өйләренә барып, сөйләшүләр алып барырга тиеш булалар.

Актанышның 2 нче мәктәбенең ике укучысы икенче “Пятерочка” кибетендә кәрзиндә онытылып калган акча янчыгы күреп алалар. Кызыксынулары көчле була. Аны эләктереп, аулаграк почмакка барып, эчен ачып карыйлар. Ике мең сум акчасын алалар. Кассага барып, үзләренә ошаган әйберне алгач, акчаны кире бер почмакка ташлап китәләр.

Әмма алар хәзерге кибетләрнең һәр почмагында видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылуын гына онытып җибәрәләр. Бу укучыларның берсе ярышта булу сәбәпле, комиссия утырышында катнаша алмады. Икенчесе, башка алай эшләмим дип сүз бирде. Егетләнең икесе дә ПДН га исәпкә бастырылган. Әле аларның суд каршына да басасылары була. Аларга да җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде.

 

Интернет үзенә суыра.

Хәзерге буын балалары интернеттан башка яши алмый. Алар моңа туганда ук өйрәнеп дөньяга киләләр диярсең. Әти-әниләр дә, еламасын гына дип, нәни балага да телефон тоттырабыз. Балалар аларда өлкәннәргә караганда да яхшырак казына. Төрле кушымталардан видеолар карый. Бу очракта да Чөгәнә авылында яшәүче ике башлангыч сыйныф укучысы тик-ток кушымтасыннан Влад а4 дигән блогерның видеоларын карап, үзе белән аралаша башлый. Ике арада язышулар китә. Әлеге блогер балаларга үзенә кызыклы видеолар төшереп җибәрергә куша. Үзе янына Уфага чакыра. Һәр нәрсәгә ышанучы балалар кич әниләренең фермада эштә булуыннан файдаланып, Актанышка китәләр. Адашалар. Һәм берәүләрнең капкасын шакып, үзләрен кундырып чыгаруларын сорыйлар. Ул кешеләр тиешле органнарга хәбәр итеп, балалар әниләре янына кайтарыла. Әгәр дә хәлләр башка юнәлеш алса? Чөнки алар әниләренә Уфага Влад а4 ны эзләргә бара идек диләр. Ә комиссия утырышында район прокуроры вазыйфасын башкаручы Руслан Заһертдинов үзләре белән сөйләшә башлагач: “Безгә ул блогер кызыклы видео төшерегез. Моның өчен 24 сәгать буе Актанышта булыгыз, дип әйтте”, – диделәр. Ләкин балаларның үзләре белән телефоннары булмый. Шулай булгач, алар видеоны нәрсәгә төшерергә тиеш булганнар икән?

Икесенең дә әниләре телефоннарын мәктәпкә җибәрмибез, ә өйдә интернет юк, диләр. Бу очракта алар Влад а4 белән ничек аралашкан? Сорый торгач, аңа да ачыклык кертелде. Баксаң, сыйныфтагы бер малайның телефоны аша язышканнар икән.

Әгәр балалар кунарга капка шакымыйча, юкка чыксалар, кем җавап бирер иде икән? Кем ул Влад а4 ? Бәлки ул бала урлаучыдыр? Монда сораулар бик күп. Әгәр балалар ялгыш Чөгәнә белән Актаныш арасындагы суга төшкән булса? Әлеге очрак буенча тикшерү дәвам итәчәк. Ә әниләренә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен кисәтү ясалды.

Барлык әти-әинләргә дә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: балаларыгызның интернетта нинди сайтларда утыруларына, кемнәр белән язышуларына күзәтчелек итсәгез иде. Шулай ук кичләрен үзләрен генә урамга чыгарып җибәрмәгез. Алда телгә алган әниләргә дә үзләре эшкә киткәндә, балалары янында өлкәннәр булуын тәэмин итәргә куштылар.

 

Гаилә назын тапмагач...

Моңа кадәр райондагы опека һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр хакында бары тик җылы эчтәлектәге хәбәрләр генә ишетелеп тора иде. Әмма соңгы комиссия утырышында караган эш уйланырга мәҗбүр итте. Барлык тәрбиягә алган балалар да гаилә җылысын ул гаиләдә таба аламы икән? Чөнки кайбер очракта үз балаларыбыз белән дә уртак тел таба алмыйбыз. Яшьләр үзләренчә, без үзебезчә хаклы. Ләкин комиссиянең төп бурычы, балигъ булмаган балалар мәнфәгатен кайгырту. Бу очракта да нәкъ шулай.

Пучы авыл җирлегендә яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләдә өч балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Аларның зурысы Актаныш технология техникумында, икесе Пучы мәктәбендә белем ала. Бөтен районга чаң сугардай вакыйга октябрь башында була. Балаларның кечкенәсе мәктәптән кайткач та, өс киемнәрен алыштыра да, чыгып китә. Бала кайтмагач, сәгать алтылар тирәсендә аны эзли башлыйлар. Тәрбияләүче әти-әнисе генә тапмагач, укытучылар, укучыларның әти-әниләре дә кушыла. Баланы бары тик кич 9 тулып киткәч кенә, мәктәп ишек алдындагы агач куагы астыннан табып алалар. Ул: “Мин бүтән ул гаиләгә кайтмыйм”, – дип елый. Үзе бик нык өшегән, температурасы да күтәрелгән була. Аны хастаханәгә урнаштыралар. Бала белән психологлар да сөйләшә. Аларга да шул сүзләрне кабатлый. Аны апасы белән бергә Минзәлә районындагы Матвеевка авылындагы балалар приютына урнаштыралар.

Әлеге гаиләдә олы бала белән дә шундый каршылык килеп чыккан була. Әмма алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ул гаиләдә кала. Егет хакында техникум җитәкчелеге бары тик уңай тасвирлама бирде. Ул тәрбиягә алган әти-әнисен күп эшләтәләр, киемнәр дә алмыйлар, ашау ягы да канәгатьләндерми дип зарланган була.

Боларга әти-әни үз аңлатмасын бирергә тырышты.

–Без алар өчен бик күп тырыштык. Укудагы уңышларында да үзебезнең өлешебез бар дип исәплибез. Олысы бездә биш ел тора инде. Кечкенәләре дә без алып кайтканда бер нәрсә дә эшли белмиләр иде, – диделәр алар.

Тик ике арадагы каршылык нилектән килеп чыкканын һич кенә дә ныклап аңлатып бирә алмадылар. Авыл җирлеге башлыгы үч ала, авыл халкы да каршы дигән сүзләрен генә кат-кат кабатладылар. Ләкин алда язганымча, балалар язмышы беренче урында. Руслан Заһертдинов та аларга:

–Әгәр дә балалар белән утрак тел таба алмыйсыз икән, аларны кире тапшырыга кирәк, –дигән фикерен җиткерде. Сүз дә юк, берсе 60 ка якынлашкан, икенчесе аннан да өлкәнерәк бу абый белән апага өч балигъ булмаган бала белән уртак тел табу җиңел түгелдер. Чөнки өлкәннәр – өлкәннәрчә, яшүсмерләр үзләренчә уйлый һәм хаклы дип саный. Тәрбиягә бала алганда бәлки шул яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәктер, дип исәплим мин. Пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә үзләренә шундый җаваплылык алу кирәк микән?

Комиссия әгъзалары балаларны әлегә приютта калдырырга, әгәр дә әти-әни балалар белән уртак тел табып, аларның бу гаиләгә кайтасылары килсә, мөмкинлек бирергә дигән фикергә килде.

 

Бер якта хәмер, икенче якта - балалар

Комиссия утырышларында эчүчелек белән шөгыльләнгән әти-әниләрнең эшен караган вакытта балаларны кызганудан йөрәк кысыла. Ачка тилмергән, исерек әти-әнисе янында елап утырган сабыйлар күз алдына килеп, кул үзеннән-үзе учка йомарлана.

Түмерҗә авылында яшәүче ирле-хатынлы пар да эчеп, исереп, Теләкәй авылы урамында йоклап ятканда, биш яшьлек сабыйлары ачка интегеп, әлеге исерек әти-әнисе артыннан ияреп йөреп, тәмам хәлсезләнеп, чит авылда адаша. Аны мәрхәмәтле кешеләр күреп, тиешле органнарга хәбәр итә. Баланы лыгыр исерек әти-әнигә бирүдән мәгънә булмаганга, аны район үзәк хастаханәсенә салалар. Аның ашарлык та хәле калмаган була. Әгәр шул вакытта бала белән берәр бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, алга таба бу әти-әни ничек яшәрләр иде икән?

Алар үз гаепләрен таныйбыз, башка бер кайчан да мондый хәл кабатланмаячак дип антлар эчтеләр.

Бер аягы аксак, бер кулы гипстагы хатын-кыз килеп кергәч, аптыраудан аңа текәлдек. Башка авариягә очрады микәнни дигән уй узды. Хәлнең нәрсәдә икәнен белгәч, үземне шелтәләп тә куйдым. Монда килеп басарлык булгач, билгеле бит инде. Әйе, Мари Суыксуы авылында яшәүче, өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче әлеге ханым даими эчүчелек белән шөгыльләнүчеләрдән. Аягын лапас түбәсеннән егылып төшеп сындырдым, диде. “Ә кулың”, – дигән сорауга, участок инспекторына елмаеп:”Дөресен әйтимме”, – дип “киңәш” сорарга да онытмады.

Аны эчкән өчен ире кадак суыргыч белән кыйнаган икән. Әле ул шул аксак аягы, гипслы кулы белән дә эчүен дәвам итә.

–Балаларың каршында эчәсең мени?

–Юк инде, алар өйдә юкта вино алып кайтам да, эчәм.

Ире эштә вакытта балаларны әбиләре ашатып-эчертә икән. Нишләсен, оныклары шул. Ә бу ханымга соңгы тапкыр кисәтү ясалды. Аны көн саен тикшереп торачаклар. Әгәр эчүе бер тапкыр гына кабатланса да, үзен аналык хокукларыннан мәхрүм итү буенча документлар җыелып, балалары приютка җибәреләчәк.

Әтәс авыл җирлегенә караган авылда яшәүче ир белән хатын арасында килеп чыккан конфликт аркасында дүрт бала ятим калырга мөмкин. Чөнки әни кеше катгый рәвештә иреннән аерылам, ди. Югыйсә үзләре күпләп мал асрыйлар, тырышлар. Ләкин хатын ирен эчә, кыйный, башка кеше белән йөрисең дип көнли, ди. Комиссия утырышында Әтәс авыл җирлеге башлыгы да, ирне белүче башкалар да аны уңай яктан бәяләде. Ир үзе дә аерылышырга риза түгел.

–Башка исерткеч эчемлекләрне ихатага да кертмим. Малларны кышка ябу өчен абзарны ныгытам, – диде.

Балалар хакына аларга тагын бер тапкыр ныклап уйларга кушылды.

Ана назын тоймаган балалар әллә нинди адымнарга барырга сәләтле икәнен бу кыз бала тагын бер тапкыр раслады. Богады авыл җирлегендә яшәүче, заманында аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән хатын-кыз, суд нигезендә аны кире кайтарып, кызын тәрбиягә алынган гаиләдән үзенә кабат ала. Шактый еллар үз әнисен күрмәгән, өстәвенә авыру да булган бала, тора-бара әнисенә ияләнә. Аның белән уртак тел дә таба. Бергә-бергә ашарга пешерәләр, өй җыештыралар. Ләкин тәрбиягә алган гаилә дә кыздан тиз генә баш тартырга теләми. Вакыт-вакыт кызны күрү өчен укыган җиренә килә. Әнисе шулар белән очрашкач, бала үзгәрә, ди.

Чаллыда кибеткә кергәч, әнисеннән качып китеп, бөтен кешене аякка бастыра. Мин әни янына кайтмыйм, дип елый. Үги әтисеннән куркуын да әйтә. Бу урында әнине яклап та булыр иде. Ләкин ул аналык хокукын кайтаргач, кызын алып кайту белән ун көнгә югалып, эчеп йөри. Аның шушы гамәле барлык яхшылыкларын сыза да ташлый. Тик комиссия әгъзалары аңа кызына карата җылырак, ягымлырак булырга куштылар. Бала күңеле бик сизгер ул. Баласыннан кабат колак кагасы килмәсә, әни кешегә уйланырга урын бар биредә.

Комиссия утырышында кич, тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөрүче яшүсмерләрнең дә эше каралды. Аларга кисәтү ясалды. Шәһәргә чыгып киткәч, кич ничәгә тикле йөрергә яраганын белмәдем дигән сылтау гына, җаваплылыктан коткармый. Шәһәрдә дә шул ук законнар.

Киров авыл җирлегендә яшәүче, социаль килешү нигезендә ярдәм алып та, аны тиешле максатларда файдаланмаган бер гаиләгә тиз арада электр чыбыкларын алыштырып куярга кушылды. Әгәр дә ул аны эшләмәсә, акчалар дәүләткә кире юллап алыначак. Бу хакта да онытырга ярамый.

Алда язылган мисаллардан күренгәнчә, барысы да бала мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан. Иң беренче урында балалар язмышы. Бу хакта беркем дә онытырга тиеш түгел. Ләйсән Нурлыева бу хакта мәктәп директорларына да, авыл җирлеге башлыкларына да, участок инспекторларына да кат-кат искәртте. Ниндидер бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен барлык профилактика органнары да уяу булырга тиеш. Авылларда яшәүчеләр дә, үз тирәләрендә балаларына тиешле тәрбия бирмәүче, бала тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудырмаучы, эчүчелек белән шөгыльләнеп, балаларын карамаучыларны сизәләр, күрәләр икән, кичекмәстән авыл җирлеге башлыкларына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Сүз балалар язмышы хакында барганда, берәү дә битарафлык күрсәтмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев