Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Безгә Актанышның 2 нче урта мәктәбеннән язалар: Хикмәтле китаплар

Район үзәк балалар китапханәсендә “Сүзлекләр һәм энциклопедия” библиографик дәрес үткәрелде. Анда кешелек өчен телнең төрлелеге һәм байлыгы турында сүз барды.

Актанышның 2нче урта мәктәбенең 1А сыйныфында укучылар шушы чарада катнашып кайттык. Бәйрәмдә укучылар сүзлекләрнең роле турында белделәр һәм алардан дөрес һәм тиз файдаланырга өйрәнделәр. Мәсәлән, Татар энциклопедиясе 6 томда, татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын һәм яшәешен яктырткан беренче фәнни универсаль басма. Бу калын 
китапларны кулга тотып карадык, сүзләрнең мәгънәсен эзләдек. Балалар шулай ук бик күп төрле белешмә әдәбият белән танышты: рәсемле татарча-тематик сүзлек, татарча, русча-инглизчә рәсемле сүзлек, хайваннар, автомобильләр, динозаврлар турындагы энциклопедияләрне кызыксынып карадылар.
Безнең телебез бик бай, матур һәм эчтәлекле. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап беләбез. Сүзлекләр – безнең зур ярәмчеләр, алар белән никадәр дус булсак, күзаллавыбыз шулкадәр киңрәк булачак.

Альбина БОРХАНОВА,
Актанышның 2 нче урта мәктәбенең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев