Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Безгә Чәчер авылыннан язалар: Мәңге яшә, авылым!

НИГӘ ШУЛАЙ ЯКЫН БУЛА ИКӘН, АВЫЛЫМНЫҢ ЫСПАЙ ЙОРТЛАРЫ. ЧЕЛТЕРӘШЕП АККАН ЧИШМӘЛӘРЕ, КӨТҮ КАЙТКАН ТЫКРЫК БУЙЛАРЫ!

Мәңгелек төшенчәләр  җыелмасы – туган җир, авыл, йорт, туфрак  кеше өчен иң кадерле газиз сүзләр. Алар адәм балаларының җанында, йөрәгендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши.
Туган авылының кадерен белеп, авылны ямьләп йорт салган гаиләләребез дә елдан ел арта. Ландыш һәм Миргазиян Хәлфетдиновлар, Рәзилә һәм Равил Хәлфетдиновлар, Фәнис Сәлахов, Инсия һәм Таһир Әмировлар, Рөстәм  Зәләлиев гаиләсе һәм Илсөяр апа, Лилия һәм Фәрит Гәрәевләр, Сәлимә һәм Рәсим абыйлар һәм Альбина Мөбәрәк кызы Гәрәеваларның яңа йортлары авылыбызны ямьләп торалар. 
Алга таба да шулай авылыбыз матурлансын, хуҗасыз буш ихаталар бетеп, һәркайсы хуҗалы булып, яңа йортлар калыксын, авылыбызда халык саны артсын иде дигән теләк һәрберебез күңелендә.
Безнең Чәчер авылында әлеге һәм башка күркәм йортларда пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр дә күп. 
Авылыбызда хөрмәткә лаек шундый парларның берсе –1964 елның февралендә гаилә корып, 57 ел бергә иңне-иңгә куеп, бер-берен аңлап яшәүче һәм 2 кыз үстереп бүген балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп яшәүче Нәгыймә һәм Галләм Галиевлар гаиләсе. 
3 балага гомер биреп, матур хезмәт һәм гаилә юлы үткән Нәҗибә  һәм Сәфәргали Әхмәтовларның бергә яшәвенә 51 ел.
Шулай ук Тәхия  һәм Ильяс Сәлаховлар. Бу күркәм пар 1973 елның декабрь аенда гаилә кора, быел бергә яшәүләренә 48 ел тула. 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Матур һәм тырыш хезмәт юлы үткәннәр. Бүген дә бер-берсен хөрмәт һәм ихтирам итеп яши бу пар. 
Илгизә һәм Әмергали Фәхразыевларның гаилә коруына  40 ел. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бу күркәм пар бүген дә хезмәт сафында. 
Фәхразыевлар гаиләсеннән әз генә калышып гомер кичерүче 1 кыз һәм 1 ул үстерүче Илсия һәм Таһир Әмировлар. Бүген алар үзләре корган яңа нигездә балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшиләр.
2 балага гомер биреп, иңне-иңгә куеп матур итеп гомер кичерүче Сәлия һәм Илсур Кәримовлар гаиләсенә 28 ел.
Гөлчәчәк һәм Булат Әхмәтовлар гаиләсенә 14 яшь. Алар башкалардан үрнәк алып, ике ул тәрбиялиләр.
Бер-берләренә терәк һәм кирәк булып яшәүче Зоя һәм Рафис Галимовлар гаиләсе, Энҗе апа һәм Тимерхан Дияровлар гаиләсе дә яшьләр өчен үрнәк.   
Авылыбызда сөенечле вакыйга:  бер пар – Рәзинә һәм Алмаз Минаевлар гаиләсе барлыкка килде. Яңа өйләнешүче парлар шушы озак еллар бергә гомер итеп, яратуларын яклый һәм 
саклый алган озын гомерле гаиләләрдән үрнәк алып яшәсеннәр, тормыш юлын матур үтеп, соңгы сулышкача бергә атласыннар иде дигән теләктә каласы килә.
Алда телгә алынган гаиләләр тату, күркәм, тигез булсын иде.
Авылда кызыклы, мавыктыргыч чаралар күп үтә.  Пандемия булу сәбәпле,  аларның кайберләре онлайн рәвештә дә  уза. Беренче үткәрелгән чара – Яңа елны каршылаудан башланды. Бу чарага ныклы  әзерлек эшләре алып барылды. Клуб бинасының тышкы ягы бәйрәмчә бизәлде. Яңа ел чарасы да урамда ачык һавада уздырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы, Яңа ел чыгышлары, маскалар белән тамаша, концерт номерлары, биюләр халык күңеленә үтеп керерлек итеп оештырылды. Бәйрәм берсеннән-берсе кызыклы уеннар, тамашачыларның матур чыгышлары белән үрелеп барылды. Әлеге чарада  авыл халкы, кайткан кунаклар  катнашты. Авыл халкына Яңа ел бүләге тапшырылды. Бәйрәм чарасы һәр кешенең күңеленә хуш килде, дип уйлыйм.
Туган як музей–почмагына авыл кешеләре белән берлектә экспонатлар туплау дәвам ителде. Авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыз, кунаклар, җитәкчеләр музейга сәяхәт кылдылар. 
Июль аенда зурлап Авыл көне оештырылды. Әлеге чарага ерак өлкәләрдән, шәһәрләрдән бихисап күп кунаклар кайтты. Махсус кунаклар: Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, Азат Тимершәех, Флүрә Талиповалар чарабызны тагы да бизәделәр.
Июль аенда клуб бинасында «Шушы яктан, шушы туфрактан без» чарасы узды. Анда да күренекле шәхесләребез, сәләтле авылдашлар һәм кунаклар катнаштылар. Инсаф Хәбибуллин, Кәүсәрия Нуруллина, Нурсәния Госманова, Азат Тимершәех, Флүрә Талипова һәм иҗатташ дуслары чыгышлары тәкъдим ителде. Аннан «вечер» оештырылды. Чара бик мавыктыргыч, күңелле узды.
Август аенда авыл мәчетендә дә зур дини чара үтте. Мәчеткә нигез салучы Флүр Гайнетдиновны искә алу кичәсе узды. Флүр аганың туганнары, якыннары, авылдашлар катнашты. Аш табыны оештырылды.
Күренекле шәхесләребез дә байтак. Алар белән дә һәрдаим очрашып торабыз. Күренекле кешеләребез дә авыл тормышына, яшәешенә битараф түгелләр, авылыбызны кайгыртып яшиләр.       
Ел башыннан  башлап онлайн форматта оештырылган төрле бәйге-
ярышларда катнаштык. “Моң кайтавазы” регионара нәфис сүз осталары бәйгесе, Тукай туган көн уңаеннан район презентацияләр бәйгеләре, “Җәлил укулары“, “Татар сүзе“ бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясадык. 
Туган як, авыл, күренекле шәхесләр, авыл кешеләре, аларның тырыш хезмәтләре; авыл яңалыклары турында язма һәм мәкаләләр, видео һәм 
аудиоязмалар инстаграм челтәрләренә урнаштырылды.      
Күп кенә авылга бәйле проблемаларны җыелышларда, җыеннарда уртага салып сөйләшергә,  хәл итәргә тырышабыз. Алдагы елга планнар билгелибез. 2022 елга да эшлисе эшләребез, планнарыбыз куәтле. Әнә шулай күркәм кешеләре, матур эшләре, мавыктыргыч чаралары, уңышлары  белән яши бирә авыл, авыл кешесе. 
Гөлназ МУЛЛАГАЛИЕВА.
Чәчер авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев