Актаныш

БЕЗГӘ МӘСКӘҮДӘН ЯЗАЛАР: Укытучыбыз Дания Сәрвәрованы сагынып

УКЫТУЧЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ Һәрбер кешенең дә диярлек тормышында шундый вакыйгалар була ки һәм шундый кешеләр очрый – аларның тәэсире һәм йогынтысы гомер буена сакланып килә. Шушы фикер белән үзебезнең яраткан укытучыбыз – Дәния апа Каюм кызы Сәрварова турында сүзебезне башлыйсыбыз килә.

   Әле күптән түгел генә ул шушы фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Соңгы юлына озатырга, мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашырга аның Актанышта яшәүче укучылары да җыелган иде.

   Дәния апабыз сыйныфыбызның җитәкчесе иде.  Укуыбызның соңгы өч елы дәверендә безгә белем биреп, оештырып, 1981 нче елның матур җәендә мәктәбебезнең бусагасыннан олы тормыш юлына безне озатып калучы нәкъ менә ул булды.

    Әйтүе генә җиңел сыйныф җитәкчесе дип! Инде хәзер, үзебез дәү кешеләр булгач, укытучы эшенең, тәрбияче хезмәтенең үтә дә кыймәтлелеген аңлыйбыз булса кирәк!

    Ә ул чакта без – җидене тәмамлап сигезгә күчкән 25 бала, 25 төрле холык, 25 "мин" диеп торучы яшүсмер – аның карамагына килеп кердек. Авыр булгандыр инде апабызга... Шулай булмаган кая! Психологлар тикмәгә генә баланың үсеше дәверендәге бу вакытны "авыр чор" дип әйтмиләр бит.  Яшь кешенең әле тормыш тәҗрибәсе юк, ләкин үзен танытасы килә – аның инде дөньяга карашы укмашып килә. Сораулар күп – теләгәнчә җавап бирүчең юк. Кызлар-егетләр бер-берсенә гашыйк була башлый – җитлеккән чак. Кайберсенең инде уку кайгысы юк.  Кайчакта аңына ата-ананың да, укытучының да әйткәне үтеп керми.

    Артык тәртипсез сыйныф түгел идек, тик шулай да Дәния апабызның борчылырга сәбәпләре бик еш булып торды. Тынгысыз, тиктормас булдык. Сыйныф бүлмәбез тынып кына түгел, кайчакларда умартадай гөжләп тә алгалаштырды. Әммә ул чакларда да апабыз сабырлык белән безне тынычландыра белде. Нерв кыллары менә-менә шартлап өзелердәй минутлары булгандыр.  Ләкин аның тарафыннан уйламыйча, каты итеп әйткән, күңелне рәнҗетә торган сүзләр ишеткәнебез булмады. Һәркемне, шул исәптән бала кешесен ихтирам итә белү бар иде анда. Бу сыйфат аңарга ходайдан да, ата-анасыннан да бирелгәндер – белгәнебезчә, Дәния апа Куян авылында укытучы гаиләсендә туып үскән.

   Сыйныфыбыз белән очрашуларга һәрдаим чакырылып, көтеп алынган кунак булып килеп торды, аларга зур теләк белән йөрде – араларыбыз өзелмәде.

   Без, аның укучылары, сыйныфташлар буларак, бер-беребез белән бүгенгәчә дустәнә мөнәсәбәттә кала бирәбез. Болай итеп тату калуыбызда сыйныф җитәкчесенең дә өлеше күптер. Чөнки укытучыбыз барыбызга да тигез карый белде. Кирәк чакта усал, кирәк чакта ягымлы булды, ләкин беркайчан да безне уңышлы яки начар укучыларга, җитәкче баласына яки гади балага  аермады. Аның янында беркайчан да "сөйкемле" укучылары бөтерелеп йөрмәде, ялагайлыкка юл куймады. Бу сыйфаты да – гадел булу – аңа югарыдан бирелгәндер.

   Ә ул химия дәресләре! Ул анда үзенең дөньясына чумып, безне дә шунда яртеп алып кереп китә иде: күзләре яна, кулында акбур уйный, тавышында дәрт...  Монда мәхәббәт кереп оялаган иде – яраткан, сайлаган һөнәренә карата. Ул ярату безгә йокты. Химия фәненә, гомүмән, гыйлемгә гашыйк булдык без аның дәресләрендә. Дәрестән тыш чаралар үткәрергә дә вакыт таба иде Дәния Каюмовна: викториналар, олимпиадалар. Югары дәрәҗәдәге, чын мәгънәсендәге профессионал булуы белән ул безнең күңелләребездә хөрмәт уятты. 

    Әйе, без аны шундый итеп истә калдырдык. Кыю, оста итеп фәнен алып баручы мөгаллимә итеп тә, җанын-тәнен кызганмыйча безнең белән бергә тәрбия юлларында кыйбла эзләүче сыйныф җитәкчесе итеп тә.

     Шушы көннәрдә Дәния апабызның кырыгына туганнары җыелыр. Аның  рухына багышлап догалар укылыр. Без дә – 1981 елда 10 нчы рус А сыйныфын тәмамлаган укучылар – аның балалары, ул изге теләкләргә кушылабыз.

   Күңелләребездә мәңге якты истәлек булып калырсың, мөхтәрәм Укытучыбыз!  Тыныч йокла!

      Сагынып, сине яратучы укучыларың.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: