Бибидәнә әбинең тынычлыгын кем боза?
–Чарасызлыктан сезгә шалтыратам, зинһар ярдәм итегез. Күршедә яшәүче Рәшидә исемле әби миңа яла яга, үтерү сүзләре белән яный, бер туктамый стенамны төя, – дип шалтыратты Әнәк авылында яшәүче 89 яшьлек Бибидәнә әби Мәснәвиева. – Инде авыл җирлеге башлыгына да әйтеп карадым. Тик хәлләр уңай якка үзгәрмәде. Башта күрше белән күрше арасында ачуланышу очраклары була инде дип уйласак та, үтерү белән яный дигән сүзе сагаерга мәҗбүр итте. Ни булганын белергә теләп, Әнәк авылына юлга кузгалдык.
Бу хакта полиция вәкилләренә, авыл җирлеге башлыгына да алдан хәбәр иттек. Алар белән Бибидәнә әбинең капка төбендә очрашып, бергәләп эчкә уздык.
Чыннан да, аның борчылуы йөзенә чыккан, моң-зарлары күңел касәсен тутырган иде.
– Инде бер еллап куркып, бикләнеп кенә яшим. Рәшидә бертуктамый стенага суга, аннан чыгып тәрәзәләрне кага башлый. Минем ризыкларны ашап бетерәсең, әйберләремне ташыйсың, ди. Миңа аның бер әйбере дә кирәк түгел, үземнең бар нәрсәм дә бар. Инде картайган көндә тынычлыгым гына калмады, – дип башлады сүзен Бибидәнә әби.
Ул яшәгән йорт Әнәк авылының Нефтьчеләр урамында урнашкан. Заманында нефтьчеләр карамагында булган өйгә, оешмалары таркалгач, дүрт гаилә урнашкан. Стеналары уртак, йортка керүче ишекләре генә аерым аларның. Ә Рәшидә әби белән ишекләре рәттән генә. Уртадан койма гына аерып тора.
Бибидәнә әби әлеге йортта 55 яшендә яши башлаган. Яшәренә куыш булуына сөенеп, ярым җимерек өйне ныгыткан, ремонт ясаган.
– Нефтяниклар кибетендә сатучы булып эшләгән вакытта яши башладым биредә. Мин үзем Яңа Пучы авылыннан. Колынга килен булып төшкән идем. Ирем белән икәүләп тракторда эшләдек. Тик ирем бик яшьли авариягә очрап, вафат булды. 33 яшемдә ике баламны кочаклап, өченчесенә авырлы булып, тол калдым. Аларны кешедән ким-хур итмичә тәрбияләп үстердем. Үз гомеремдә авызыма аракы капканым юк. Биш вакыт намазымны укыйм.
Рәшидә әби яшәгән фатир исә башта бер кешенеке, аннан икенче кешенеке булган. Егерме еллап элек, Рәшидә әби яши башлаган. Ул Әнәккә читтән кайткан. Башта ачуланышмый гына яшәгән алар. Бибидәнә әби мөмкинлеге булган саен Рәшидә әбигә итен дә биргән. Мунчасына да дәшкән. Соңгы елларда ике арадан кара мәче узган. Рәшидә әби аны төрле пычрак сүзләр белән мыскыл итә башлаган.
–Бер мунчага чакырдым да, уты верандадан кушыла иде. Ялгыш кулым тиеп, ут сүнде. Тиз арада аны куштым. Шуннан соң ул урам буйлап: “Мунчага чакырды да, утын сүндереп, мине караңгыда калдырды”, – дип йөргән. Паралич суккач бер күзем начар күрә башлады. Минем аңа бер явызлык та эшләү теләгем юк.
–Ул шакый башлагач, участок вәкилләрен чакырганыгыз булмадымы?
–Юк, ул үтерәм дип кычкыра башласа, ишекне эчтән биклим дә, ачмыйм да, чыкмыйм да. Социаль караучым Хәмдия килгәнче ишекне ачмый, тавыкларыма ашарга да салмый утырам. Биш кенә тавыгым бар. Ул тавыкларны нигә асрыйсың, дисәгез, калдык ризыкларны түгеп, әрәм итмим дип асрыйм. Аннан соң, бер хәрәкәтсез, өйдә бикләнеп утырсам, гел хәрәкәтсез калам. Рәшидәнең явызлыгы җитәрлек инде, ут төртмәсә ярар иде дип яшим.
– Балаларыгызга китеп яшәү теләге юкмы?
–Улым, Актанышка, үзләренә алып китәм ди. Тик минем гомер иткән өемне ташлап китәсем килми шул. Рәшидә бик нык шакый башлагач, теге атнада улым алып киткән иде, өч көннән өемне сагынып кайтартып куйдым.
Без барганда Бибидәнә әбине караучы социаль хезмәткәр Хәмдия апа да шунда инде. Аңа да бу хәлләрнең шактый шаһите булырга туры килгән.
– Бибидәнә апаны өч ел карыйм. Бер тавышка кергәнебез юк. Шул тикле яхшы әби ул. Рәшидә апа менә бер еллап инде аңа тынгы бирми. Мин Дәнә (авылдашлары кыскартып, шулай ди) апаны шул тикле жәллим. Әле кичә дә, урап капкадан кергән. Чөнки ике арадагысын бикләп куйдык. Чык, Дәнә, чык Дәнә дип дөбер-дөбер ишекне шакый. Мин чыктым. “Ни булды, Рәшидә апа”, – дим. “Менә перчаткамның берсе бар, берсе юк”, – ди. Мин инде:”Дәнә апа беркая чыкмый, өйдә генә. Аңа синең перчаткаң кирәк түгел”, – дидем. Шуннан урам буйлап, Дәнә Хәмдияне сихергә өйрәтә дип сөйләп йөргән. Тәрәзәләргә кага. Ут та чыгарырга мөмкин. Нык куркабыз. Аңа дәвалану кирәк дип исәплим. Чөнки аның башына бу фикерләр кереп оялый, һәм ул аннан арына алмый. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкканчы берәр чара күрергә кирәктер. Дәнә апаның күзе дә әйбәт күрми, аяклары да авырта. Ишекне ачып җибәрүгә, Рәшидә әби аңа берәр әйбер белән сугарга да мөмкин. Чөнки бик тә җиңел гәүдәле, хәлле әби ул, – ди ул.
Икенче якның да фикерен ишетергә теләп, Рәшидә әби Хантимерова янына да кердек. Аның өй эченә уза алмадык. Ул үзе чыкты.
–Рәшидә әби, ничек хәлләрегез, ничек көн күрәсез?
–Яшәүләре кыенрак инде. Мин үзем Сәфәр авылыннан. Читкә чыгып китеп, Таҗикстанда кырык ел яшәдем. Әнине, апаны да алып киткән идем. Алар да, улым да үлделәр. Үзем генә калгач, шушында яшәрмен, туган ягымда үләрмен дип кайттым.
–Күршеләрегез белән нинди мөнәсәбәттә сез?
– Әйбәт түгел. Әйтеп сөйлисе дә юк.
– Нишләп...
– Чөнки әйберемне кайда куйсам, шуннан югала. Мин тукучы, кул остасы. Яшьлегемдә шуның белән шөгыльләндем. Кичә Пучыга кибеткә бармакчы идем, бер перчаткамны таба алмадым. Дәнәгә кереп, бир перчаткамның берсен, дип сорадым.
– Сез әйберләрегезнең Дәнә әби урлаганын каян беләсез? Күрдегезмени?
– Юк, ул бит күрәзәче. Төнлә күренми генә кереп, урлый. Өй алырга дигән акчамны да урлады.
– Бу хакта полиция вәкилләренә хәбәр иттегезме?
– Иттем-итүен, берәү дә игътибарга алмады. Ялган, диделәр.
–Болай интегеп яшәгәнче, картлар йортына барасыгыз килмиме?
–Барган идем. Алабыз дигәннәр иде. Анда чират булды. Картлар йортына кергәч, өемне кем карар, әйберләремне урлап чыгып китәрләр дидем дә, каршы килдем.
– Әйберләрегез югалуын белгәч, стена шакыйсызмы? Сөйләшеп карамадыгызмы?
– Сөйләшә торган кеше түгел ул. Ишек, тәрәзә кагам инде.
– Рәшидә апа, әгәр әйберең югала икән, сез безгә мөрәҗәгать итегез. Телефон номерын тапмасагыз, авыл җирлеге башлыгы аша хәбәргә чыгыгыз. Тик күршеләрегезнең тынычлыгын бозмагыз. Аңа янамагыз, – диде участок вәкиле Динар Мирзаянов.
– Мин кермәм дә, йөрмәм дә. Сүз бирәм. Ләкин ул кермәсен, минем әйберемне урламасын, – дип кычкырып калды ул безнең арттан.
Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдиновның да әлеге хәл буенча фикерен ишетергә теләдек.
– Бу – 1938 елгы апа. Моннан егерме еллап элек кайтып урнашты. Башта аның авыру икәнен белмәдек. Соңгы вакытта шушылай итеп борчый башлады. Әле теге, әле бу әйберемне урлады, өйгә кертмәде, ачкычымны югалтты дип Дәнә апаны гаепли. Төнлә Дәнә апаның өй стенасын кага. Шуңа без җәй көне участок вәкиле белән участоктагы гомум гамәли-табибы Ильяс Закировны алып килеп караттык. Аның белән генә булмагач, Актаныштан психиатр алып килдек. Алар Рәшидә апа белән сөйләштеләр. Психикасында тайпылышлар тапмадылар. Картлык чире белән акылы алышына дип дәвалау курсы билгеләделәр. Шуннан соң Пучы участок хастаханәсенә йөреп, 10 көнлек дәвалау алды. Аннан соң бераз тынычланган иде. Көзен тагын авыруы кузгалды бугай.
– Бу очракта нишләргә?
– Моны хәл итүнең бер генә юлы кала, аны картлар йортына урнаштыру. Моның буенча эшне башлаган да идек. Коронавирус вакытында картлар йортына читтән кеше алмаска кушканнар. Хәзер урын бар, диделәр. Моның өчен Рәшидә апаның үзенең ризалыгы кирәк инде. Алда сөйләшкән вакытта, минем картлар йортында ятасым килми, үземнең өем бар, дигән иде. Картлар йорты җитәкчесе Роза Мәрдәнова белән иртән барып, кич шуның белән кайтып йөрисе генә килә. Ләкин картлар йортына урнашкач, ул аннан чыгарга тиеш булмый. Без бу хәлне үзебезнең күзәтүдә тотачакбыз. Рәшидә апаны ничек тә картлар йортына урнаштыру чарасын күрәчәкбез.
– Безгә Әнәк авылында яшәүче ике әби арасындагы низаг буенча хәбәр 20 октябрь көнне керде. Урынга барып, материаллар җыелды. Тикшерү башланды, – диде Динар Мирзаянов та.
Әнәк авылыннан кайткач, район үзәк хастаханәсенең психиатры Роза Мөхәммәтова белән дә элемтәгә кердек.
– Рәшидә апа белән чыннан да, җәй көне очрашып, сөйләштем. Ул вакытта әле аның психикасында тайпылышлар артык сизелми иде. Дәвалау да билгеләдем. Картлык чире нәтиҗәсендә акылы алышына торган кешеләрнең вакытлар узган саен психикалары ныграк какшый. Шуның өчен аны я картлар йортына яисә Алабуга шәһәрендәге психикаларында тайпылышлар булган кешеләр өчен интернатка урнаштыру ягын карарга кирәк. Чөнки ул алга таба үз-үзен карый алмый башлаячак. Аның өчен башта Рәшидә апага опекун билгеләү, документлар тутыру зарур. Моны авыл җирлеге башлыгы хәл итәргә тиеш була, – диде ул.
Әлеге мәсьәлә ике як өчен дә уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Юкка гына: “Күршең үзеңнән яхшырак булсын”, – димиләр шул. Картлык көнеңдә күршең белән тыныша алмый яшәү кемгә рәхәт ?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев