Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Бүләк” мәчетенең кызыклы тарихы

“Бүләк” мәчетенең кызыклы тарихы Һәрбер эшнең башы бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиимнән башланыр. Кәүсәрия ЗАҺЕРТДИНОВА. Актаныш авылы.

              Һәр төбәкнең үзенә генә хас гореф-гадәте, төс-кыяфәте күркәмлеге, холык-фигыле, сөйләм әдәбе аның кайсы як кешесе икәнен аерып тора. Безнең Актаныш ягы халкы да үзенең максатчан, тырыш булуы өстенә, бай табигатьле, уңдырышлы җирләре, чишмә-сулары, җиләк-җимешле аланнары белән горурланып, киләчәккә омтылып яши. 
             Актаныш авылы, без кечкенәдән белгәнчә, 3 өлешле булып, ягъни аскы Актаныш, бистә һәм РТС бистәсе иде. Чорлар алышынып, дәверләр, вакытлар үзгәрү белән, хәзерге көндә ул өр-яңа сулыш кичерә, ягъни көннән-көн яңара, матурлана, зурая. 3 өлештән торган Актанышта бүген инде 57 нче бистә, 
12 нче квартал, “Бүләк” бистәсе һәм тагын бик күп яңа төрдәге исемнәр, урамнар, төзелешләр пәйда була тора.
Шул нисбәттән,18 декабрь көнне “Бүләк” бистәсендә урнашкан “Бүләк” мәчетендә күркәм бер очрашуда катнашу бәхетенә ия булдым. Вәгазь тыңладык, фикер уртаклашуда катнаштык.
“Бүләк” бистәсе ул Актанышның читендә, аерым бер авылны хәтерләтеп тора. Гөрләп сабантуйлары уза торган җирдән ерак түгел, Ирмәш авылының тау өстендә, шаулап үсүче каен урманнары янында урнашкан. Киләчәккә карап, матур тормыш төзергә хыялланган, изге максатлы эшмәкәрләрнең башына бер уй килә: ”Ник соң әле шушы җирдә үзебезгә, мәхәлләбезгә Аллаһ йорты – мәчет җиткермәскә?”
Һәр буынның иң беренче бурычы – үзенең бүгенгесен киләчәк буынга хөрмәтләп тапшыру. Озак та үтми, 2011 елның 13 феврале көнне шушы мәхәлләдә яшәүчеләр, урамда – ачык һавада җыелыш үткәреп, Вәрис Исмәгыйлов бу бистәгә мәчет төзү тәкъдиме белән чыгыш ясый. Аллаһының рәхмәте белән, халык бер фикердә була, Агыйдел урамында урынын билгеләп, “Бүләк” мәчете дигән исемне дәкъдим итә.
2012 елның май аенда шул бистәдә яшәүче Фоат Яхин (Аллаһның рәхмәтендә булсын) фундамент казыта башлый. Мәхәллә халкы, тирә-як хуҗалык җитәкчеләре ярдәмгә килә. Аллаһы Тәгалә күпләрнең күңелләренә юмартлык һәм миһербанлык бирә. Акчалата да, төзелеш кирәк-яраклары, транспорт белән дә тиз арада булышып, 2013 елда стена өелә. Түбә ябылып, ишек-тәрәзәләр куела, эчке эшләре эшләнеп, җылылык, ут, су, хәтта идәннәрендә дә җылылык линияләре уздырыла.
Аз да түгел, күп тә түгел, кыска вакыт эчендә, ягъни 2016 елның декабрь аенда эш төгәлләнә. Күпме хезмәт, күңелле мәшәкатьләре белән манара күтәрү, ай кую мизгелләре тарихка кереп кала.
Бистә тагын да нурланып, күркәмләнеп китә, халык мәчеттән азан яңгыравын көтә. Әлхәмдүлилләһ, килде ул көн дә. 2016 елның 18 декабре. Кар явып торган салкынча көн булса да, җанда – җылылык, көч-куәт биргән Аллаһ Тәгаләгә ихлас рәхмәт хисләре. Мәхәллә халкы, эшмәкәрләр көче һәм Аллаһы Тәгалә генә белүче бик күпләрнең ярдәме белән “Бүләк” мәчетендә тарихи вакыйга: беренче азан яңгырый.
Шушы көннән башлап, 5 ел вакыт узып та киткән. Мәчетнең имам-хатыйбы, хаҗи Рәшит Мансуров биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Бирегә халыкның аң-белем, әдәп-әхлак өйрәнергә күпләп килүен, иң сөендергәне: зурлар белән беррәттән, балаларның мәчеткә тартылуын, гарәпчә укырга-язарга өйрәнүләрен, ярышларда катнашып, уңышка ирешүләрен, мәчеттә алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү өчен мәдрәсәләрдә укуларын ихлас сөенеч белән сөйләде.
Мәчетебездә белемле мөгаллимнәр, мөгаллимәләр эшли. Рәхмәт, үз игелекләре үзләренә кайтсын.
2019 елда 120 кеше сыешлы янкорма төзелеп, тагын да уңайлырак мохит тудырылды. Халык Рамазан аен көтеп ала. Ифтар ашлары зурлап шушы бүлмәдә үткәрелә. Тантаналы никах, балага исем кую мәҗлесләре өчен дә бик яхшы урын ул. 
Кылган догаларыбызны, гамәлләребезне Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде. Шушы мәчетебезне төзүдә булышканнарга Аллаһның киң рәхмәте булсын. Ислам динен таратуда, өйрәтүдә тырышлык куючы остазларга ике дөнья байлыгы насыйп итсә иде.
Ил-көннәр имин булып, бүгенге афәт-авыруларны җиңеп чыгарга, Аллаһ Раббыбыз, көч-куәт бир! Мәчеткә йөрүчеләрнең сафлары тагын да артып, хәерле очрашулар гына насыйп ит!
Я Раббым, 2016 елның 22 сентябрендә куелган мәчет манарасыннан намазга чакыручы моңлы азан тавышы 
беркайчан да тынмасын. Бу эшләрдән Аллаһ Тәгалә риза булсын. Әмин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев