Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бурдан кала, уттан калмый

28 октябрь көнне Актаныш һәм Минзәлә районы 103 нче янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Торак-2020” программасы буенча профилактик рейд уздырды. Аның барышында Актаныш һәм Иске Богады авыл җирлекләрендәге ялгыз яшәүче, риск төркеменә кергән өлкәннәр һәм күп балалы гаиләләрнең өйләрендә булып, янгын чыгу куркынычы булу-булмау тикшерелде, аңлату эшлә

Статистика мәгълүматларына күз салсак, күп очракта янгыннар нәкъ менә шундый риск төркеменә кергән кешеләр яшәгән ихаталарда чыга. Рейд барышында моның чынлап та шулай булуына тагын бер тапкыр инанып кайттык. Ул урамнардан үткән вакытта ташландык, ихаталары җимерелгән, куралары өй биеклегенә җиткән, искереп беткән өйләрдә кеше яшидер дип уйламый да идек. Баксаң, аның эчендә дә тормыш кайный икән. Хәер, моны тормыш алып бару дип әйтеп тә булмый. Җан асрау дисәк, дөреслеккә ныграк туры киләдер. Аларның күпчелегенә газ кермәгән. Кайчандыр кергән булса да, бурычлары җыелу сәбәпле, күптән аерылган. Барысында да бер күренеш, алар котып салкынлыгы бөркеп торган өйләрендә бөрешеп көн күрәләр. Электр плитәсендә үзләренчә ашарга пешерәләр. Шуның ярдәмендә җылыналар. Өй эчендә аяк киемен салып йөри торган түгел. Чүп-чар, пычрак кием-салым, урын-җир арасыннан үтеп йөри торган да түгел. Шулар өстенә, кайберләре өй эчендә генә тәмәке пыскыта. Аның сөреме стеналарына утырган.

– Менә теге дөньяга китеп булмый бит әле, – дип каршы алды берсе.

Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары аларга электр җиһазлары белән аеруча сак булырга кирәклеген кат-кат аңлатты. Янгын чыгуын хәбәр итүче җайланмалары булганнарында аларның эшләвен тикшерде. Булмаганнарына алып куярга кушылды.

– Безгә игелек үзәге биргән мәгълүматлар буенча, районда 1300 тирәсе ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайлар бар. Шуларның 174 нең өйләренә янгын чыгуын хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылды. Бер йортка өчне куюны исәпкә алсак, бу 544 җиһаз дигән сүз, – ди Актаныш һәм Минзәлә районы 103 нче янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов.

Мондый җиһазлар артык кыйммәт тормый. Берсе 250 сум, дип хәбәр итте ул. Ә шушы кечкенә генә җиһаз бик күп гомерләрне коткарып калырга сәләтле. Чөнки йортта янгын чыга калса, ул каты тавыш белән сызгыра башлый. Шуның нәтиҗәсендә янгын көчәйгәнче, хуҗаларына янгын булган урынны калдырып чыгып китәргә мөмкинлек туа. Җайланманы урнаштыру өчен электр кабельләре сузасы юк. Алар крон батарейкасы ярдәмендә эшли. Бары тик батарейкасы беткәч, яңа батарейка куярга гына кирәк. Әмма аны уенчык кебек кенә кабул итүчеләр дә бар. Кайберләре бирелгән җиһазны урнаштырып азапланмаган. Кайберсе икенче кешегә сатып җибәргән. Өченчеләре батарейкасы беткәч, алыштырып мәшәкатьләнмәгән.

– Билгеле булганча, янгыннарның 70 проценты шушындый социаль яктан тотрыклы булмаган гражданнарның йортларында һәм фатирларында чыга. Янгын корбаннары санын да даими шушы исемлеккә кергән гражданнар тулыландырып тора. Янгыннарның төп сәбәпләре булып, электр җиһазларының төзексезлеге, яки аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, газ җиһазларын кулланганда янгын таләпләрен үтәмәү тора, – ди инспектор.

Риск төркеменә керүче гражданнар янгын күзәтчелеге бүлегендә исәптә тора. Һәм алар белән даими рәвештә профилактик эшләр алып барыла.

Социаль яктан куркыныч буларак исәпкә куелган, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә дә сак булырга кирәк. Аларның да күбесенең йортларына янгынга каршы сигнализаторлар урнаштырылган. Әйтелгәнчә вакытында батарейкаларын алыштырып кына торырга кирәк.

Гомумән алганда, районда ике меңнән артык янгынга каршы сигнализаторлар куелган. Аларны кую әле дә дәвам итә.

Барлык ата-аналарга да мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә. Балаларыгызны һәрвакыт күзәтүдә тотсагыз, утның никадәр аяныч нәтиҗәләргә китерүен кат-кат аңлатсагыз, шырпыларны, ут чыгарырдай әйберләрне аларның буе җитәрлек урыннарда сакламасагыз иде. Бурдан кала, уттан калмый дигәнне онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев