Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бурыч – мөмкин кадәр күбрәк әзерләү

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен хәзер икеләтә җаваплы чор. Терлекчелек өлкәсеннән мул продукция алуның нигезен тәшкил итүче терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланды. Рузилә ХӘСӘНОВА.

           Берничә көн рәттән яуган яңгырлар бераз комачаулык тудырса да, шактый хуҗалыклар күпьеллыкларның беренче катыннан сенаж сала башлады. “Тамыр” хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә 13 июнь көнне сенаж салуга кереште. 


– 200 гектарлы люцерна басуын егып, 180 тонна сенаж салдык. Бүгенге көндә люцернаны чабу дәвам итә, – дип эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның ферма мөдире, шул ук вакытта зоотехник эшен дә алып баручы Флорид Нурымов.
Үләннәрне чабуда ике трактор хәрәкәтләнә. 
– Әлеге хуҗалыкта 1997 елдан бирле хезмәт куям. Башта КамАЗ машинасында йөрдем. Хәзер МакДон чапкычында эшлим. Күпьеллыкларның калынлыгы узган елга караганда әйбәтрәк. 70-80 гектар тирәсе чаптым. Яңгырлар яугач, туктап торырга туры килә. Исән-сау эшләп, терлекләргә җитәрлек азык әзерләргә иде инде, – ди Ранис Сәхәпов. 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 17 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев