Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Чәчәк яратучылар өзелми

Ресторан янындагы “Кайнар икмәк” кибете белән янәшә урнашкан “Азалия” чәчәк сату ноктасын район халкы тиз арада үз итеп өлгерде. Биредән чәчәк яратучылар өзелми. 

Ресторан янындагы “Кайнар икмәк” кибете белән янәшә урнашкан “Азалия” чәчәк сату ноктасын район халкы тиз арада үз итеп өлгерде. Биредән чәчәк яратучылар өзелми. 

Чәчәк сату ноктасы ачу адымына  Лилия Хәсәнованы эшсезлек этәргән. Шактый уйланып йөргәч, Инзилә Вәлиева белән бергәләп, аны тормышка ашырырга дигән фикергә киләләр. 

–  Узган елның көзендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез буларак исәпкә бастым. Һәм үземнең эшемне башлау теләге барлыгын әйттем. Миңа бизнес-план эшләргә куштылар. Инзилә белән бергәләп, аны эшләдек. Һәм шушы юнәлештә эшләүче комиссия каршында аны якладык. Район халкына файдасы тиячәген хуплап, безгә 145 мең сум күләмендә акча бирделәр. Минем исемгә ИП ачтык, – ди Лилия. 
Әлеге акчалар исәп-хисап счетларына утыргач, алар җиң сызганып эшкә тотына. 145 мең сум өстенә, үзләреннән дә акчалар кушып, сату ноктасының эченә кирәкле булган җиһазларны алалар. Чәчәкләр кайтарталар. Үзлекләреннән ул чәчәкләрне матур итеп букетка төрергә, клиентларга тәкъдим итәргә өйрәнәләр. 

– Ни өчен нәкъ менә чәчәк сатуга алындыгыз?

– Актаныш халкы матурлык ярата. Һәм чәчәкләргә гашыйк. Ә чәчәк бүләк итәр өчен форсат чыгып кына тора. Шуның өчен иң үтемле вариант дип уйладык. 

Сату ноктасындагы чәчәкләргә сокланмый мөмкин түгел. Кызларның йөрәк җылысын кушып эшләнгән әллә ничә букет кына да күзне камаштыра. 

– Чәчәкләрне Чаллыдан атнага ике тапкыр кайтартабыз. Кешеләр роза һәм хризантемаларны яратып алалар. Клиентларның тәкъдимнәрен искә тотып, теләкләре буенча букетлар эшлибез. Чәчәкләребезнең төрләре шактый, – ди Инзилә. 

Әлбәттә, башлангыч бик җиңел түгел. Үзеңнән чыгым чыгармый торып, керемгә өмет итеп булмый. Кызлар моны яхшы аңлый. Бер ел ныклап эшләгәч, кереме дә булыр, дип өметләнәләр. Чөнки алар хакында район халкы хәбәрдар. Бәйрәмнәр вакытында аеруча күп киләләр икән. 

– Конкурентлыктан курыкмадык. Һәр кешенең үз клиентлары. Безнең дә үз клиентларыбыз бар, – диләр кызлар. 

Тере чәчәкләр белән рәттән, җиләк-җимештән, сабыннан ясалган букетлары да кешене җәлеп итәрлек. Шулай ук ясалма чәчәкләрдән эшләнгән композицияләре дә бик матур. Киләчәктә клиентлары тагын да күбәер дигән ышаныч белән эшли алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев