Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Чын кадет булдылар

Узган атнада “Иман” спорт сараенда Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә белем алучы 30 курсант тантаналы ант бирде. Шул рәвешле алар чын кадетлар булдылар.

Әлеге мәктәпкә укучылар үзебезнең районнан гына түгел, күрше -тирәләрдән дә, шулай ук күрше республикалардан да киләләр. Быелгы уку елында биредә 135 укучы белем һәм тәрбия алса, шуларның 64 е чит район һәм регионнардан.  Бирегә аларны бишенче сыйныфтан башлап алалар. Төрле төбәкләрдән җыелган балаларның бер-берсенә ияләшүе өчен бер ай чамасы вакыт кирәк. Кайберләренең адаптация чоры ай ярымга да сузылырга мөмкин, ди укытучылары. 

Уртак максат һәм бурычлар аларны бер-берсенә якынайта, дуслаштыра, кыскасы, алар барысы бер зур гаиләгә әйләнәләр.  Бу көнне дә барысы бер төрле формадан булган балаларга карагач, күңелдә алар өчен сөенү хисләре артты. Биредә белем алучылар башкалардан әнә шул хәрби формалары белән аерылып торалар да инде. Шул ук вакытта кадетларны дисциплиналы, хәрби уку йортларына әзерлекле итеп тәрбияләү дә – мәктәпнең төп бурычларының берсе. Биредә укый башлап, бер-ике ай үтүгә инде, укучылар дөрес итеп маршка басарга өйрәнәләр, кадет тормышының кодексына әйләнгән ант текстларын ятлап өлгерәләр. Туган илләрен, җирләрен яратучы ватанпәрвәрләр булып үсәләр. 

Бу хакта чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте. Һәм укучыларны әлеге тантаналы көннәре уңаеннан тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде. 

–  Сезне чын күңелемнән әлеге бәйрәмегез, истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итәм. Шушы биргән антыгызга тугры булып калырсыз, илебезнең, туган җиребезнең лаеклы гражданнары булып үсәрсез, дип ышанам. Әлеге мәктәптә белем алган укучылар үзләренең йөрешләре, тәртипләре ягыннан да аерылып торалар. Укуда да, төрле ярыш-бәйгеләрдә дә матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәктәпне тәмамлагач та, сез шушы кыйблагызны югалтмассыз дип ышанам, – диде ул. 

Матур, парад формалары кигән кадетларның йөзендә бераз борчылу, дулкынлану билгеләре сизелсә дә, ант биргәннән соң алар эреп юкка чыкты. Бер-бер артлы үзләре өйрәнгән һөнәрләрен күрсәткәндә әти-әниләре йөзендә балалары өчен горурлану хисләре ярылып ята иде. 
Кадет интернат-мәктәбенең төрле ярыш-бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннар алулары хакында ишетеп, белеп, күреп торабыз. Әлеге җиңүләр артында коллективның бердәм тырышлыгы ята. Без моңа хәрби ант бирү тантанасында тагын бер кат инандык.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ләйсән Нурлыева, район прокуроры Сергей Назаров,  район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәктәп директорлары, кадетларның әти-әниләре катнашты.

– Ант кабул итеп, кадет булу, мәктәптә белем алучыларның иң көтеп алган бәйрәме. Алар аңа бик нык әзерләнәләр. Безнең мәктәптә атна саен төрле чаралар узып тора. Ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле, барлык саклык чараларын да күрәбез. Һәм чараларны да чикләргә туры килә, – ди мәктәп-интернат директоры Илсур Ялалов. Ант кабул иткән укучыларга ул  сез бүген туган илегез, әти-әниләрегез, иптәшләрегез каршында ант бирдегез. Шушы антка һәрвакыт тугры булып калуыгызны телим. Уку буенча да, физик әзерлек ягыннан да сез башкаларга үрнәк булырсыз дип ышанам. Башка яшьтәшләрегез сездән үрнәк алсын. Беркайчан кешелеклелек сыйфатларын югалтмагыз,  дип изге теләк-киңәшләрен җиткерде.

Кадет интернат-мәктәбенең үз штабы, чисталык, спорт, мәдәни чаралар өчен җаваплы кадетлары бар. Иң тырыш, төгәл, яхшы укыганнарны, мәктәп тормышында актив катнашканнарны биредә тантаналы рәвештә хәрби исем белән бүләклиләр. Бу көнне дә берничә укучыга кече сержант исеме бирелде. 
 Әлеге күңелле мизгелләрне үз күзләре белән күреп торган әти-әниләр киләчәктә аларның да газизләре да шундый дәрәҗәле исемнәргә ия булырлар дип өмет итә.

– Балабызны быел әлеге мәктәпкә 5 сыйныфка укырга бирдек. Мәктәп турында социаль челтәрләр аша белдек. Безгә бик ошый. Укытучылар коллективы бик яхшы. Балабыз да киләчәктә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтер дип ышанабыз,– ди Бакалы районыннан килгән Резеда Хәйруллина.

– Бүген безнең өчен бик тә истәлекле һәм сөенечле көн. Ант биреп, кадет булдык. Мин алга таба да хәрби юнәлеш буенча китәргә телим.Шуның өчен тырышып укыйм, – ди Нефтекама шәһәреннән килгән Елена Ильина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев