Актаныш

Дини нәселнең бер тармагы

“Абыстайлар – ак әбиләр” проектына районыбызда ислам динен үстерүгә зур өлеш кертүче абыстай-остазлар турында мәгълүмат туплана. Сәйдә РАХМАНОВА, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.

            Шундый шәхесләрнең берсе –  Рәйсәлә Шәвәлиеваның истәлекләре сезгә дә кызыклы булыр.
               Рәйсәлә Шәвәлиева (Исмәгыйлева) 1946 елның 16 мартында Такталачык авылында туып-үсә. Әтисе – Гавис Исмәгыйль улы. Әтисе ягыннан бабасы Исмәгыйль Бигашев 2 гильдия купец булган. Әбисе белән бабасы репрессиягә эләгә, маллары тартып алына, йортлары яндырыла. Әбисе төрмәгә ябыла, төрмәдән кайткач бик авыр шартларда яши.
             Рәйсәлә апаның әнисе Бибинур Закир кызы – Такталачыкның танылган Мутиннар нәселеннән. 
– Әнием Бибинурның әнисе – Фәрхенур Дәүләтьяр кызы. Аның бертуган апасы – Бал әбекәй аяклы фольклор иде. Ул безгә унар көнгә утырмага килеп, бәетләр, мөнәҗәтләр, табышмаклар, дүртьюллыклар сөйләп-җырлый иде. Бал әбиемнең су алганда әйтә торган догасы истә калган, мин аны бүген дә укыйм, – ди Рәйсәлә остаз.
Әнисенең бертуган абыйсы Килдияр – бик гыйлемле кеше, мәдрәсә тәмамлаган, Коръән Кәримне яттан белүче. 
– Килдияр абыйны без Гаяз Исхакыйның танылган хикәясендәге Сөннәтче бабайга охшата идек. Бик чиста, төгәл, сабыр, һәркемгә үрнәк. Ишегалларындагы тәртипкә шаккатмалы. Ямь-яшел чирәм, уртада тар гына сукмак. Көтүгә чыккан-кайткан сарык-бәрәннәре дә, читкә тайпылмыйча, чирәмгә кермичә, әлеге сукмактан гына йөриләр. 
Килдияр абый безнең Такталачыкка базарга дип килә. Ул килгән кичтә өебезгә авыл халкы җыелып, аның искиткеч вәгазьләрен тыңлый иде. 
               Әткәем Гависның дингә килүенә Килдияр абыйның тәэсире зур. Әти белән әниемнең сәке өстенә басып, намаз укыганын хәтерлим. Безнең өйдә гает намазлары уза иде. Дин иреге башлангач, әткәем Такталачык авылында искергән мәчетне торгызу эшендә катнашып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр авыл имамы вазыйфасын башкарды. 
              Әнкәем Бибинур да намазлы булды. Аның тормышы бик гыйбрәтле. 16 яше тулгач, Минзәлә педучилищесына 
укырга бара. 2 ел бик яхшы укый. Соңыннан ашау-эчүгә харам кергәнгә (ашны дуңгыз салосы белән пешерәләр), училищены ташлап, ачлыктан кайтып егыла. 
Менә ничек булган хәләл ризыкка мөнәсәбәт! Әнием белән әтием динне калдырмадылар. Әниебез соңгы көннәрен үземнең янда үткәрде, кулыбызда вафат булды. Яраткан сүрәсе “Тәбәрәк”не яттан сөйли иде.
                 Рәйсәлә Гавис кызы – РСФСРның Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.  Алабуга педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге үзләштереп, район мәктәпләрендә, Актанышның беренче урта мәктәбендә балалар укытып, лаеклы ялга чыкты. 
Тормыш иптәше – СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Илгизәр Шәвәлиев тә бар гомерен мәгарифкә багышлый, 30 елдан артык мәктәп директоры булып эшли. 
– Рәйсәлә ханым, Сез дингә ничек килдегез? 
– Гыйлемгә омтылыш әби-бабамнардан, әти-әниемнән килгән, Аллаһка шөкер. Дини календарьлар чыккан чорда, һәрберсен сатып алып, берсен дә калдырмыйча укып бара идем. Гарәп әлифбасын үзлегемнән өйрәндем. 
Ислам диненә җитди карап, намазга басуыма туганнарымның бер-бер артлы вафат булуы этәргеч ясады. Бүгенгедәй хәтеремдә: өстемә чип-чиста ак киемнәр киеп, кыйбланың кайда икәнен дә чамаламыйча, сәҗдә кылдым – Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорадым.
 

         Әлеге язманы" Актаныш таңнары" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: