Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Джон Мусин:“Ике милләтне аермадым”

Джон Мусин – музыка педагогы, вокал буенча укыта, җырчы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Филиза СӘЛАХОВА.

Минзәләдә, Уфа музыка училищесында, Сибай сәнгать көллиятендә, ә хәзерге вакытта  Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Дөньяга танылган җырчылар, сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган мөгаллим. 
1945 елның 3 августында Күҗәкә авылында унбер балалы, укытучы Мирзаәхмәт һәм шәфкать туташы Тәрҗимә Мусиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Сәнгатькә, моңга мәхәббәт әти-әнисеннән күчә. Әтисе дә, әнисе дә бик матур җырлаган, спектакльләрдә, концертларда катнашкан. Туганнары: Илина, Ирина, Марсилә, Лерон, Джон, Робсон, Илиза, Эльмира, Азат, Дамир, Йолдыз. 
Свердловскига күчеп киткән җирдән, әнисенең туган ягы Әҗәкүлгә әйләнеп кайталар.
Джон Мусин, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, конкурссыз гына, Казан музыка училищесына ТАССРның халык артисты, җырчы Әлфия Галимова сыйныфына укырга кабул ителә. Шамил Әхмәтҗанов, Вәфирә Гыйззәтуллина, якташыбыз Хәнәви Шәйдуллин белән бергә укый. Казанда диплом алгач, бер ел Минзәләдә балалар музыка мәктәбендә укыта.
Уфада сәнгать институтын тәмамлый. Башкортстан башкаласында югары белем үзләштергәндә, берьюлы, Уфа сәнгать училищесында да укыта. 26 ел әлеге уку йортында вокал буенча педагог булып хезмәт куя. Шимбә-якшәмбе көннәрендә Салават музыка училищесында эшли. 
Дүртенче курста укыганда өйләнгән. Хатыны Римма Әкрам кызы (Солтангилдина) – Сибайдан. Уфа сәнгать институтының фортепиано сыйныфын тәмамлаган, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 
Югары музыкаль белем алган уллары: Аяз Мусин – баянчы, торбада уйнаучы, Актанышта балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралллары сыйныфында укыта; Нур Мусин – скрипкачы; Тимур Мусин – җырчы, кызы Зифа Асташко – инглиз теле укытучысы.
1995 елда музыка училищесы филиалы ачу өчен, шәһәр администрациясе чакыруы буенча, хатынының туган ягына күченәләр. Шәһәрдә дәүләт филармониясе, БДУ Сибай институтының музыка факультеты, Сибай сәнгать көллияте аякка баса, бу үсештә Джон Мусинның өлеше гаять зур. Сибайда хезмәт юлы 20 елга якын сузыла.
2015 елдан Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Джон Мусин – Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча беренче педагогы, ялгыз җырлау бүлегенә нигез сала.
Джон Мусинның ни өчен Актанышка кайтуы күңел халәте белән бәйледер. Туган якның тарту көчен үз ролен уйнагандыр. Ләкин күңеле кителә, шул кыйпылчык әледән-әле сиздереп тора. 45 ел Башкортстанда яшәгәннән соң, кубарылып кайту. Әйтергә генә җиңел. Көткән ышаныч акланмаса, бигрәк авырдыр шул.
1969 елда Уфага югары уку йортына укырга кереп, Башкортстан шәһәрләрендә хезмәт юлын дәвам иткән, яшьләргә көчле белем биреп, олы сәхнәгә чыгарган, сәнгать баскычыннан күтәрелергә ярдәм иткән мөгаллимне Актаныш үзенчә каршылый.
– Уфада, Сибайда фатир бирделәр. Актанышка 2014 елда кайттык. Бөтен шартлар да булыр дип ышанган идек. Фатирыбызны, йортыбызны, мебельләребезне сатып кайттык. Хатыныма Актаныш туры килмәде, бер елдан инсульт кичерде, – ди җырчы-педагог.
– Ике милләткә карашыгыз төрлечә формалашмадымы?
– 45 ел Башкортстанда яшәдем, ике милләтне аермадым. Тугандаш халык без. Хатыным – ярым татар, ярым башкорт. Балаларым – татар, дүрттән бер өлеш башкорт. 
– Татар һәм башкорт тамашачысы аерылып торамы?
– Юк. Тел бер, дин бер. Без – дүрт баҗай: икесе – башкорт, икесе – татар. Бернинди проблемасыз аралаштык. Халыкта аңлашылмаучанлык юк. Мәсьәлә тирәндәрәк.
– Татар-башкорт халкын нәрсә берләштерә? 
– Без бөтенебез дә туганнар. Казах, кыргыз, үзбәк, татар, башкорт –  төркиләр. Үзбәкстанда каракалпаклар яши, Идел буеннан күчеп килгәннәр. Барыбыз да – бер халык, хәтта якут та – безнеке. Чуашлар белән туганнарбыз. Бер атна аралашуга, чуашча аңлашырга була. Казан ягында күпләп яшиләр. Казанда бер чуаш кызы белән укыдык. Бик матур тавышлы, чын җырчы иде. Телләр охшашлыгын шуннан беләм. Себер татарларының җырлары үзгәрәк. Себер ханлыгын Ярмәк яулаган. Татарлар – көчле халык.  Патша заманында, беренче булып, 1918 елда автономия Башкортстанга бирелә. Татарстанга соңрак, 1922 елда. Уфа халкының күпчелеген татарлар тәшкил итә.
– Сез дә башкорт булып йөрдегезме?
– Юк. Мин – татар. Башкортча да, татарча да сөйләшәм.

Язманың ахырын "Актаныш таңнары" газетасыннан укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев