Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ел ахырында саннар да ешрак барлана

Терлекчелек тармагының ноябрь ае нәтиҗәләре буенча киңәшмә “Нигез” хуҗалыгы базасында, Аеш җәмәгать үзәгендә үткәрелде. Ул район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.

Яшь маллар кими

Сөйләшүдә  ай эчендә бозаулар үлеменең сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. Актаныш ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре ясаган анализ, китерелгән саннар сөенерлек түгел. Бозау үлемен киметүче хуҗалыклар да бар.

Лейкоз, туберкулез авыруы турында да җитди фикерләр әйтелде. Маллар арасында таралган куркыныч бу авырудан саклану, арыну зарур. Язгы-көзге тикшерүләр нәтиҗәләре кискен чаралар күрүне таләп итә. Кан анализын кат-кат алу да сорала, хуҗалык җитәкчеләре шундый фикерләре барлыгын белдерде.

Гамәли киңәшмә ахырында ашлама кайтару буенча да сөйләшү алып барылды. Ашлама туплау ел ахырында, ел башында башкарыла торган иң мөһим эшләрнең берсе булып санала. Район башлыгы искәрткәнчә, бу юнәлештә, кичекмәстән, җитди хәрәкәт таләп ителә.

Сан

2021 елның 1 декабренә уртача хезмәт хакы 30 мең 521 сум тәшкил иткән. Республикада 32-33 меңгә җиткергән районнар барлыгы бу күләмнең чик түгеллеген аңлата.

Реклама

Сан

Ноябрь аенда 52 мең 872 центнер сөт җитештерелде (105 процент), бер сыерга уртача исәпләгәндә 557 кг туры килә. Сатылган сөтнең товарлылыгы – 96 процент.

 

 

Ноябрь ае нәтиҗәләре буена “Әнәк” агрофирмасы (җитәкчесе – Фарис Фәтхиев) беренче урын яулады, акчалата бүләккә лаек булды, “Ат” сыны белән бүләкләнде. Икенче урын бирелмәде, өченче урынны “Чишмә” хуҗалыгы алды (җитәкчесе – Рафик Сәхабетдинов).


Язма белән тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 24 декабрь санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев